+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 декабрь 2022, 10:23

Яшь галимнәр Сочида тәҗрибә туплый

Республика галимнәренең уникаль фәнни казанышлары дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә (НОЦ) берлектәге экспозициядә тәкъдим ителгән.

Яшь галимнәр Сочида тәҗрибә туплыйЯшь галимнәр Сочида тәҗрибә туплый
Яшь галимнәр Сочида тәҗрибә туплый

"Бүген Сочида "Сириус" территориясендә Фән һәм технологияләр унъеллыгының беренче елының төп чарасы - Яшь галимнәрнең II конгрессы старт ала.

Республика галимнәренең уникаль фәнни казанышлары дөнья дәрәҗәсендәге Евразия НОЦы берләшкән экспозициясендә тәкъдим ителгән.

Башкортстаннан конгресста НОЦның зур командасы катнаша - университетлар, фәнни оешмалар вәкилләре һәм безнең индустриаль партнерлар.

Фәнни мәйданчыкта безнең тикшеренүчеләр соңгы ике елда үз эшләнмәләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итә - бу нефть-газ тармагында һәм авиатөзелештә импортны алыштыра торган технологияләр, инновацион имплантатлар, материалларны һәм пластикны саклау өчен уникаль чаралар, НОЦ яшьләр лабораторияләренең беренче эшләнмәләре. Бер үк вакытта галимнәр халыкка үзләренең яңа перспектив проектларын тәкъдим итә.

Экспозиция кунакларын гаҗәпләндерерлек нәрсәләр булачак", - дигән бүген социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас