+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 декабрь 2022, 09:35

Мәктәп формасын үзебездә тегәләр

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Мәктәп формасын үзебездә тегәләрМәктәп формасын үзебездә тегәләр
Мәктәп формасын үзебездә тегәләр
“Бу мәктәп формасын Уфада, “Оптри” фабрикасында тегәләр. Бу киемне Башкортстан укучылары гына киеп йөрми, аны Чиләбе һәм Саратов өлкәләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербургта һәм башка төбәкләрдә дә сата башладылар.
Шунысы сәер, безнең җитештерүчеләргә сату географиясен киңәйтергә санкцияләр ярдәм итте. Базардан чит ил брендлары китте, һәм Уфа фабрикасы аларга лаеклы алмаш була алды. Хәзер предприятие тәүлегенә 1000-3000 данә продукция чыгара — пандемиягә кадәр булганга караганда, чиреккә күбрәк.

“Оптри” фабрикасы продукциясен маркетплейсларда да сатып алып була. Мәктәп формасыннан тыш, интернет аша хатын-кыз киеменә һәм бу производстводагы аксессуарларга заказ бирергә мөмкин.

Фабрика җитәкчесе — Зөлфирә Газизова, аның шәхси оешмасы — “Башкортстан продукты” проектының дипломанты. Зөлфирә Үзбәк кызы җитештерү белән 2011 елдан шөгыльләнә башлый. Ул вакытта эшкуарның кечкенә бинасы һәм штатта 2 тегүчесе була. Хәзер фабриканың гомум мәйданы — 1300 квадрат метр, анда 40 хезмәткәр эшли.
Предприятие безнең ярдәм чараларыннан актив файдалана. Җиңел сәнагатьне үстерүнең республика программасы буенча 2020 елда чимал һәм җиһазлар алуга 3 миллион сум субсидия алды. 2021 елда фабрика шул ук программа буенча җиһазлар, тукымалар һәм материаллар чыгымнарының бер өлешен кире кайтара алды.
"Башкортстан продукты» проектында катнашу да күп нәрсә бирә. Мәсәлән, аның дипломантлары күчмә бизнес-миссияләрдә катнаша, мәгълүмати ярдәм ала. Һәм әлбәттә, бу безнең, республика сыйфат билгесе – продукциягә ышанып була дигән күрсәткеч. Проект сайты: https://productrb.ru/”, — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге шәхси битендә.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас