+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 декабрь 2022, 12:00

Санлы белем укыту мөмкинлекләрен киңәйтә

Айбулат Хаҗин республикада электрон белем бирүнең төп мәсьәләләре турында сөйләде.

Санлы белем укыту мөмкинлекләрен киңәйтәСанлы белем укыту мөмкинлекләрен киңәйтә
Санлы белем укыту мөмкинлекләрен киңәйтә
Башкортстан Республикасының Санлы үсеш һәм дәүләт идарәсе министрлыгы белән берлектә “Мәгариф” төбәк системасының “Минем мәктәп” федераль дәүләт мәгълүмат системасы белән интеграциясе алып барыла. “Минем мәктәп” системасы тулысынча сакланган, илдә эшләнгән программа, укытучыларга, укучыларга үзара аралашырга мөмкинлек бирә. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.
Мәгълүмати технологияләр традицион укыту системаларын алыштырмый, дип ассызыклый төбәк министры. Бу система педагогларның укыту мөмкинлекләрен киңәйтә, ә балалар тикшерелгән ресурслардан кирәкле мәгълүматны таба ала.

Төбәк мәгариф системасы булу — мөһим күрсәткеч булып кала. Шуңа күрә Башкортстан санлы мәктәбен этнотөбәк компоненты белән тулыландыру максатка ярашлы булачак. "География" дәресләрендә укытучылар төбәкнең географиясе, тарих укытучылары туган як тарихы буенча материаллар куллана алыр иде. Шулай ук "Туган тел һәм әдәбият", "Төбәкне өйрәнү", "Туган якны өйрәнү", "Уфаны өйрәнү" һәм башка фәннәр өстәргә мөмкин .
Республика электрон мәгариф порталында алып барган зур проект БДИга һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча онлайн-консультацияләр, дип билгели Айбулат Хаҗин.
Республика илдә беренчеләрдән булып БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарына онлайн-әзерлек практикасын кертте.
Шулай ук, Башкортстан укучыларны тукландыруны оештыруда ата-аналар контролен оештыру өлешендә иң яхшы төбәкләрнең берсе дип танылды. Башкортстан тәҗрибәсе башка субъектларда гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителде.
Бүген 598 «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге эш алып бара, «Санлы белем бирү мохите» проекты кысаларында 609 мәгариф оешмасы җиһазландырылган. 9 “IT-куб” санлы белем бирү үзәге, 2 Кванториум эшли. Башкортстан Русиядә җиһазландырыла торган объектлар саны һәм «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре саны буенча 1нче урынны алды.
“Мәгълүмати инфраструктура” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлык мәктәпләрдә дә югары тизлекле Интернет барлыкка килде, мәктәпләрдә санлы белем бирү ресурсларына һәм системаларына керүне тәэмин итүче яңа IT-инфраструктура формалаштырыла.
Мәгариф системасын санлаштыру буенча төп бурыч — «Мәгариф» төбәк системасын «Минем мәктәп» федераль мәгълүмат системасы белән интеграцияләү. Бу эшнең беренче этабы 2023 елның 1 гыйнварына кадәр тәмамланырга тиеш.

 
Фото: rb7.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас