

Тантаналы чара укытучыларны, хезмәткәрләрне, студентларны, университетны тәмамлаучыларны һәм ветераннарны, шулай ук әлеге көннәрдә вузда узучы Бөтенрусия гамәли форумы кунакларын җыйды.
Барлык килүчеләрне фойеда югары уку йортының студентлар берләшмәләре күргәзмәсе каршы алды, ул "Теге фильмдагы кебек" төркеме чыгышы белән озатылды.
Бәйрәм концерты чараның мөхтәрәм кунаклары белән таныштыру һәм Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтовның чыгышы белән башланып китте. Салават Тәлгать улы кыскача гына югары уку йорты тарихының төп юнәлешләре турында сөйләде һәм аның үсешенә үз өлешен керткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде, университетның төп казанышлары һәм юбилей елы дәвамында узган чаралар турында сөйләде.
Университет коллективына аны элегрәк тәмамлаган, бүген Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе, Башкортстан Республикасының Федерация Советындагы вәкиле Лилия Гомәрова видеокотлау җибәргән.
2005-18 елларда М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры, профессор, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Раил Әсәдуллин вузны юбилее белән котлады һәм хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.
Университетның тарихы концерт барышында кызыл җеп булып узды, ул сәхнә экраннарында анимацион видеода чагылыш тапты. Кичәнең төп бизәге Акмулла университеты студентлары һәм чыгарылыш укучылары чыгышлары булды.