+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 декабрь 2022, 10:35

Яугирләрнең балалары шифаханәләрдә ял итәчәк

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен программа 18 декабрьдән эшли башлый.

Яугирләрнең балалары шифаханәләрдә ял итәчәкЯугирләрнең балалары шифаханәләрдә ял итәчәк
Яугирләрнең балалары шифаханәләрдә ял итәчәк
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын ял һәм сәламәтләндерү буенча Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы программасы бу айда ук эшли башлаячак.

18 декабрьдән әти-әниләр төбәк шифаханәләренә юлламалар ала алачак. Бу хакта хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә социаль ярдәм чараларына багышланган брифингта мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова белдерде.

“Ел әйләнәсенә 14 көн саен бездә балаларны профильле сменаларга ялга җибәрү булачак. Әлеге ярдәм чарасыннан файдалану өчен мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, гариза, хәрби комиссариаттан белешмә бирергә кирәк. Алга таба безнең төбәк операторы барысын да хәл итәчәк”, — дип аңлата Инесса Косолапова.

 
 
Фото: murmansk-news.net


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас