Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин үзенең телеграм-каналында 2023 елда БДИ тапшыру көннәрен бастырган. Ул билгеләп үткәнчә, Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм “Рособрнадзор”ның уртак боерыклары проекты имтихан тапшыру тәртибе белән норматив хокукый актларның федераль порталында бастырылган.
2023 елда БДИ проекты нигезендә, алдан тапшыру чоры 20 марттан 19 апрельгә кадәр, төп чоры — 26 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә чор 6-19 сентябрьдә узачак.
БДИда катнашу өчен гаризаны 2023 елның 1 февраленә кадәр тапшырырга мөмкин.
Билгеле булуынча, бүген Башкортстанның 15 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы йомгаклау иншасы язды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын уңышлы язу дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертүнең бер шарты булып тора.
Фото: riapo.ru