+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 декабрь 2022, 18:11

Евразия фәнни-мәгариф үзәге төбәктә тормыш сыйфатын яхшырта

2021 елда төбәкләрне фәнни-технологик үстерүнең беренче Милли рейтингында Башкортстан лидерлар бишлегенә керде. Республикабыз Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Томск өлкәсеннән соң мактаулы 4нче урынны алды. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинның социаль челтәрләрдәге рәсми битендәге чираттагы посты шул хакта.

Евразия фәнни-мәгариф үзәге төбәктә тормыш сыйфатын яхшыртаЕвразия фәнни-мәгариф үзәге төбәктә тормыш сыйфатын яхшырта
Евразия фәнни-мәгариф үзәге төбәктә тормыш сыйфатын яхшырта

Бүгенге көндә дөньяда фән һәм технологиянең тормышның күпчелек өлкәләренә йогынтысы артты. Республикадагы Евразия фәнни-мәгариф үзәге инновацияләр һәм алдынгы тармакларда югары технологияле продукция кертү өчен мәйданчыкка әверелде. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин социаль челтәрләрдәге рәсми битендә яза.

"Евразия фәнни-мәгариф үзәге программасын гамәлгә ашыру һәм республиканың фәнни-мәгариф өлкәсен модернизацияләү эше республика икътисадына өстенлекләр бирә.

Биредә студентлар кампусы проекты эшли башлады. Уфа Фән һәм технология университеты оештырылды, ә аның базасында "Моторы будущего" дигән алдынгы инженерлык мәктәбе эшли башлады. Ә УДНТУ "Университет технологик эшкуарлыгы платформасы" федераль проектында университет стартап-студияләре конкурсында җиңүче булды. Республиканың өч университеты "Приоритет-2030" федераль программасында катнаша, миллиард сумнан артык финанс ярдәме ала.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары буенча фән һәм югары белем бирүгә ярдәм итүнең республика чаралары дәвам итәчәк. Бүген Евразия фәнни-мәгариф үзәге катнашучыларны фәнни һәм мәгариф программаларын гамәлгә ашыруга өлеш керткән өчен махсус премия белән билгеләп үтте", - дип яза ул.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Денис Таваев
Читайте нас