Ярты ел эчендә «Авангард» укыту-методик үзәгендә республиканың төрле почмакларыннан 1600дән артык 10нчы сыйныф укучысы җыеннар үтте. Профильле сменаларда 360тан артык кеше катнашты.
“Авангард” укыту-методик үзәгендә җыеннар нибары биш көн дәвам итә. Озак та түгел кебек, ләкин алардан соң егетләр үзгәрә. Аларны монда яңа күнекмәләргә, дисциплинага, җаваплылыкка, мөстәкыйльлеккә өйрәтәләр.
Теория монда реаль тормыш белән янәшә бара, яңа белем практикада ныгытыла. Укучылар парашют белән сикерергә, урында ориентлашырга өйрәнә, физик әзерлекне яхшырталар. «Геройлар ярышы»мәҗбүри рәвештә уза.
Уку үзәгендә хәрби-медицина әзерлегенең заманча кабинеты җиһазландырылган, анда курсантлар медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәләр. Электрон тир, тематик сыйныфлар бар. Ноябрьдән укыту программасына янгын хәвефсезлеге, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча дәресләр кертелде. Гадәттән тыш хәлләр вакытында гражданнар оборонасын һәм яклауны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өйрәтә. Даими рәвештә «Авангард» ка иҗтимагый оешма вәкилләре, ветераннар килә.
Бәлки, егетләргә " Авангард» та алган бөтен күнекмәләр дә киләчәк тормышта кирәкмәс. Ләкин мондый мәктәптән соң, аларга үзләре өчен тору һәм кирәк булса башкаларны яклау җиңелрәк булыр дип ышанам”, — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.