+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 декабрь 2022, 15:05

Башкорт теле көне чараларга бай булачак

14 декабрьдә республикада Башкорт теле көне билгеләнәчәк.

Башкорт теле көне чараларга бай булачакБашкорт теле көне чараларга бай булачак
Башкорт теле көне чараларга бай булачак
14 декабрьдә, шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, республикада Башкорт теле көне билгеләп үтеләчәк. Бу бәйрәм 2019 елда төбәк Башлыгы Радий Хәбировның указына ярашлы оештырылды. Атналык оператив киңәшмәдә планлаштырылган чаралар турында Башкортстан мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Илнур Махьянов сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, бу көнне барлык муниципалитетларда да белем бирү, мәгърифәтчелек һәм мәдәни-ял чаралары узачак. Уфа мәйданчыкларында гына да 50дән артык чара планлаштырылган.

Бәйрәм программасын Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы ачачак. Шунда ук Акмулла исемендәге стипендиягә таныклыклар тапшырылачак. Университетның үзендә онлайн-режимда «Акмулла диктанты» халыкара акциясе һәм «Акмулла сүзе» республика конкурсы узачак. Моннан тыш, республиканың барлык белем бирү учреждениеләрендә «Башкорт телен яратам» дигән бердәм дәрес үтәчәк.

— Уфа һәм республика шәһәрләре урамнарында танылган башкорт язучылары һәм шагыйрьләре сүзләре белән баннерлар барлыкка киләчәк. Телевидение һәм радиоэфирда роликлар, тематик программалар күрсәтеләчәк, конкурслар һәм туры эфирлар узачак. Көн дәвамында республика башкаласының төрле мәйданчыкларында Рәми Гариповның шигырьләре яңгыраячак. Шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә актерлар, укучылар һәм студентлар, блогерлар катнашлыгында «Шигъри аш» флешмобы планлаштырылган, — диде Илнур Махьянов. — Шул ук көнне «Минең Рәми» төбәкара шигъри конкурсы тәмамлану хөрмәтенә зур гала-концерт була. Бер ел эчендә ул 800дән артык катнашучыны берләштерде.

Төп чараларның берсе — республиканың Милли музеенда «Тамға » башкорт милли костюмы осталарының III Халыкара конкурсы күргәзмәсен ачу. Ә Халыклар дуслыгы йортының төбәк филиалларында башкортларның костюмнарын видеопрезентацияләү булачак.

18:00 сәгатьтә «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Туган телем - башкорт теле» концерт-акциясе узачак, аның кысаларында Башкортстан Археология һәм этнография музее белән берлектә күргәзмә һәм интерактив мәйданчыклар әзерләнәчәк. Кич белән Милли яшьләр театрында "Акмулла” спектакленең премьерасы була.

Башкортстан Башлыгы республика Мәдәният министрлыгына һәм муниципалитетлар хакимиятләренә Башкорт теле көнен әзерләү буенча зур эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас