22 декабрьдә Уфада мәктәп яшендәге балалар өчен республика Чыршы бәйрәме узачак.
Бәйрәмгә уку отличниклары, фән олимпиадаларында һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләсендә тәрбияләнүче балалар, аз керемле күпбалалы гаиләләрдән булган балалар, шулай ук мөмкинлекләре чикле һәм (яки) инвалид балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар чакырыла. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде.
Быел Республика чыршысында 1000 укучы катнашуы көтелә, чөнки элеккеләренә түбәндәге категория балалар өстәлгән:
— Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күчеп килгән балалар;
— хәрби хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары.
Яңа ел тамашасы “Башкортостан” дәүләт концертлар залында ике агымда оештырылачак. Республика чыршысында һәр катнашучы йомшак уенчык, ике дәүләт телендә китап һәм татлы сувенир салынган рюкзак белән бүләкләнәчәк.
Мәктәп укучыларының кышкы каникуллар чоры да файдалы һәм кызыклы үтсен өчен алдан уйланыла. “Яңа ел гаилә уеннары-2023” оештырылачак. Яңа ел гаилә уеннары программасы муниципаль һәм республика этабында үтәчәк. Чарада 1-2нче һәм 3-4нче сыйныф укучылары булган гаилә командалары катнашачак. Яңа ел гаилә уеннарының муниципаль этабы мәгариф оешмаларының спорт залларында һәм ачык һавада узачак. 20 гыйнварда “Динамо” стадионында ярышның республика этабын уздыру планлаштырыла.
Шулай ук һәр муниципалитетта Яңа ел чараларын уздыру планлаштырылган: алар да сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, аз керемле гаиләләрдәге, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасыннан күчеп килгән балалар, өлешчә мобилизацияләүгә чакырылган гражданнарның балалары өчен.
Министр әйтүенчә, бу чараны бердәм көнне – 27 декабрьдә үткәрергә тәкъдим ителә. Техник биремнәр, чаралар планы эшләнгән.
Фото: muzshkola1.ru