+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 декабрь 2022, 17:13

Радий Хәбиров республиканың алгарышлы һөнәри әзерлек үзәгендә булды

13 декабрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың алгарышлы һөнәри әзерлек үзәгендә булды.

Радий Хәбиров республиканың алгарышлы һөнәри әзерлек үзәгендә булдыРадий Хәбиров республиканың алгарышлы һөнәри әзерлек үзәгендә булды
Радий Хәбиров республиканың алгарышлы һөнәри әзерлек үзәгендә булды

Үзәкне 2019 елда "Яшь профессионаллар" федераль проекты кысаларында сайлап алу нәтиҗәләре буенча оештырдылар. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзәкнең эше белән танышты һәм аның базасында һөнәри белем бирү буенча республика советы утырышын уздырды.

Үзәк директоры Кира Галямова сөйләвенчә, анда профориентация, яңадан әзерләү һәм иң кирәкле, яңа һәм перспектив һөнәрләр буенча квалификация күтәрү бара. 2022 елда биредә 2 583 укучы белем алган.

Төбәк җитәкчесе терәк-хәрәкәт аппараты, ишетү, күрү сәләте бозылган кешеләрне укыту өчен җиһазландырылган аудиториядә булды. Биредә махсус тренажёрлар ярдәмендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр яңа һөнәр ала алалар.

Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, быел Башкортстанның алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге шундый 59 учреждение арасында беренче урынны яулады.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас