+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 декабрь 2022, 11:55

Укучылар республиканың матур урыннарын күрә!

Алдагы елда Башкортстанның 38 мең укучысы төбәк буенча сәфәргә чыгачак.

Укучылар республиканың матур урыннарын күрә!Укучылар республиканың матур урыннарын күрә!
Укучылар республиканың матур урыннарын күрә!
Быел Башкортстаннан 5-9нчы сыйныфларда укучы 11 меңнән артык бала мәктәп туризмы программасында катнашты. Мәктәп туризмы сентябрь аенда старт алган иде. Республика бу федераль проектта сынау төбәге булды. Аны гамәлгә ашыруга агымдагы елда Башкортстан федераль бюджеттан 55,7 миллион сум акча алган, тагын 22 миллион сумны төбәк бюджеты биргән. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә яза.

“Пилот уңышлы булды. Укучылар рәхәтләнеп республиканың төрле урыннарына сәяхәт итәләр — Уфа мәктәпләре укучылары Нуриман һәм Бәләбәй районнарында, Ишембай һәм Салават мәктәпләреннән балалар Уфа һәм Иглин районнарында булдылар, Урал аръягындагы үсмерләр Сибайны сайлаган. Бер балага исәпләнгән тур бәясе – 7 мең сум. Сәяхәт кимендә бер тәүлек дәвам итә. Юл, туклану, кунакханәдә урнашу, экскурсияләр — барысы да бушлай. Программада катнашучыларны урындагы мәгариф бүлекләре сайлап ала, төбәктә иң ышанычлы 10 туроператор оештыра”, - дип яза Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, киләсе елда программаны финанслау федераль бюджеттан - 188,7 миллион сумга кадәр һәм республика бюджетыннан 75,5 миллион сумга кадәр артачак. Бу - Русиядә Мәскәү өлкәсеннән соң икенче урын. Программада Башкортстанның 37,7 мең укучысы катнашыр дип планлаштырыла.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас