

Быел ошатмаучылар да күп булган.
Бер сәбәбе - кайчандыр "Татар җыры"нда катнашып, сәхнә түрендә балкып йөргән җырчы Эльмира Сөләйманованың нәкъ менә шул көнне җир куенына салынуы...
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина да «Татар җыры»ның кичектерелмәвен ошатмаган һәм социаль челтәрләрдә фикере белән уртаклашкан.
«Татар җыры» бара. Күзем белән карыйм, йөрәгем белән бер җырны да кабул итәлмим. Күздән яшь чыкмый, җан елый. Җан елавы бигрәк авыр... Эльмира, моңлы сандугачкай, син дә бүген бу сәхнәдә җырлар идең, дип уйлыйм. Ә син бүген мәңгелек иленә юл тоттың...
Бәлки, бүген бу тамашаны, бик зур «Татар җыры» булуына да карамастан, кичектерергә кирәк булгандыр, алдагы Яңа еллар киченә?.. Тормыш дәвам итә, дисәләр дә... Якын кешеңне мәңгелеккә озатканда... Җырлап та буладыр шул... Әллә нишләде дөньясы, әллә нишләде кешеләре. Кояшым (Хәния Фәрхи – авт.) изге затлардан иде. Кеше хәсрәтенә кайгырды, шатлыкларына чын күңелдән шатлана белде. Кызганыч, хәзер андый затлар бик сирәк шул», – дип язган ул.
Сезнең фикер ничек? Күчерергә кирәк идеме?
Фото: mkam.business-gazeta.ru