+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 декабрь 2022, 06:55

14 мәктәп карантинга ябылган

Республикага дуңгыз гриппы әйләнеп кайткан.

14 мәктәп карантинга ябылган14 мәктәп карантинга ябылган
14 мәктәп карантинга ябылган
Башкортстанда 14 мәктәптә, ОРВИ һәм грипп таралу сәбәпле, карантин игълан ителгән. Бу хакта БСТ телеканалы эфирында республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, төбәктә дуңгыз гриппы (H1N1) актив тарала. Хәзерге вакытта республикада 40тан артык мондый авыру һәм берничә В грипп очрагы лабораториядә расланган. Бу штамм бик җиңел дәвалана, чөнки ул 2009-10 елларда республикада таралган иде.

Вакытында дәвалау булмаса, ул пневмония, менингит, энцефалит һәм башка хроник авыруларның көчәюенә китерергә мөмкин.

 
 
Фото: bloknottambov.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас