

Агымдагы елда Башкортстанда 63 мәктәп төзекләндерелде, киләсе елда тагын 77 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин билгеләп үткәнчә, әгәр дә элек ел саен барлык мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга 600 миллион сум бүлеп бирелгән булса, киләсе елда мәктәпләрне ремонтлауга федераль бюджеттан 3,6 миллиард сум бүлеп биреләчәк, ә республика бюджеты тагын 700 миллион сум өстәячәк.
Акча Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына бүленә. Ведомство муниципалитетларда мәктәпләрне ремонтлауга гаризалар җыя, аннары беренче чираттагы ремонтны таләп итүче мәктәпләр ачыклана, муниципаль контрактлар төзелә. Контрактларны үтәү вакытлары җентекле контрольдә тотыла.
Фото: bashinform.ru