+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 декабрь 2022, 15:44

Республиканың 3 югары уку йортына - 2,6 миллиард сум!

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының "Приоритет 2030" программасында катнашучы университетлар арасында грантларның махсус өлешенә сайлап алуга йомгак ясалды. Грантның махсус өлешен 22 төбәктән 48 югары уку йорты алды.

Республиканың 3 югары уку йортына - 2,6 миллиард сум!Республиканың 3 югары уку йортына - 2,6 миллиард сум!
Республиканың 3 югары уку йортына - 2,6 миллиард сум!

"Приоритет 2030" программасы кысаларында 2023 елда Башкортстан югары уку йортлары 1,3 миллиард сумнан артык акча алачак. Бу хакта Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге постында яза.

"Безнең барлык өч университетыбыз - медицина, фән һәм технологияләр, нефть - 2022 елда программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча грантларның база һәм махсус (югары) өлешен алачак. Әлеге казанышларны исәпкә алып, 2021-23 елларда безнең республиканың уку йортларын "Приоритет 2030" программасы буенча финанслау күләме 2,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Сүз уңаеннан, соңгы ике елда без Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган барлык конкурсларда җиңүче булдык", - дип яза Радий Хәбиров.

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, "Приоритет 2030" программасының ярышларның һәм ротациянең тере механизмы булуын билгеләп үтте. Бу университетларны яхшырак нәтиҗәләргә этәрә һәм аны яңа катнашучылар өчен ачык калдыра.

- Өч көн эчендә без грантның махсус өлешенә дәгъва кылучы университетларны тыңладык. Яклау нәтиҗәләре буенча үсеш программаларына ярдәм итү советы әгъзалары бертавыштан югары уку йортларының бер елда җитди уңышларын билгеләп үттеләр, - диде Валерий Фальков.

"Приоритет 2030" программасында барлыгы 129 университет катнаша. Аларның 106сы 100 миллион сум күләмендәге грантның база өлешен ала. Әлеге программа - Русия тарихында университетларга ярдәм итүнең иң масштаблы дәүләт программасы.

Фото: minobrnauki.gov.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас