+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 декабрь 2022, 11:55

Сабыйлар арасында күңел канатлана

Дүртөйле шәһәренең 12нче “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Лилиана Ирназарова дүрт дистә елга якын һөнәренә тугры хезмәт итә.

Сабыйлар арасында күңел канатланаСабыйлар арасында күңел канатлана
Сабыйлар арасында күңел канатлана
12нче “Алтынчәч” балалар бакчасы – Дүртөйле шәһәрендә үрнәкле мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының берсе. Биредә сәләтле, бала күңелен аңлый белүче, үз эшен яратып башкаручы тәрбиячеләр эшли. Сер түгел, коллективның бердәмлеге, иҗади омтылышлар белән яшәве, беренче чиратта, җитәкчегә, аның оештыру сәләтенә бәйле. Әлеге мәгариф оешмасын җитәкләүче Лилиана Ирназарова бакчаның электән килгән күркәм традицияләрен дәвам итеп, аны шәһәр, республика күләмендә үрнәкле итүгә зур өлеш керткән җитәкче.

Югары һөнәри осталыкка ирешкән бакча мөдире Лилиана Тимур кызының тәрбияче һөнәрен сайлавында гомере буена укытучы булып эшләгән әнисе Эльвира Хәмзә кызының, шулай ук хәзерге вакытта Дүртөйленең 2нче лицеен җитәкләүче бертуган апасы Ирэнаның йогынтысы зур булган. Мәктәпне тәмамлау­га ул да барлык җаны белән укытучылык эшенә бирелгән якыннары салган эзләрдән атлап китә – Уфаның 1нче педагогия училищесына укырга керә. Аннары читтән торып Бөре педагогия институтын тәмамлый.

– Институт теоретик белем бирсә, училище гамәли яктан әзерлекле белгечләр әзерли. Тәрбиячедән җитәк­чегә кадәр юл үткән кеше буларак, шушы һөнәрне сайлау алдында торган яшь­ләргә, беренче чиратта, училище тәмам­ларга киңәш итәр идем, чөнки бу – бик зур тормыш мәктәбе. Тәр­бия­челәрне эшкә кабул ит­кәндә дә моңа һәрвакыт игътибар итәм, – ди Лилиана Тимур кызы.

Хезмәт юлын 10нчы балалар бакчасында башлап, үзен сәләтле оештыручы, иҗади карашлы, яңалыкка омтылучан тәрбияче буларак таныткан Лилиана Тимур кызын 2003 елда 12нче балалар бакчасына өлкән педагог, ә аннары мөдир итеп билгелиләр. Ул, бик күп көч, түземлек, тырышлык таләп итүче вазый­фа­ның авырлыкларыннан һич курыкмыйча, җиң сызганып эшкә тотына. Тынгы белмәс, таләпчән мөдир эшкә җитди карый, балалар бакчасы уңайлы, заманча булсын өчен барлык тырышлыгын сала, балаларның сәләтен үстерүгә, аларны төрле яклап үсешкән шәхесләр итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирә.
Шунысы сөенечле: 40ка якын кеше эшләүче (алар­ның 21е – тәрбиячеләр) мәгариф учреждениесендә тәрбияләнүче 250дән артык сабый өчен биредә барлык тиешле шартлар булдырыл­ган. Бакчаның үз бассейны бар. Түгәрәкләрнең төрлесе эшләп килә. Туклану да ях­шы оештырылган. Сабый­лар­га ризык тулысынча үзләрендә әзерләнә. Эльмира Нәбиуллина, Сөмбел Баянова, Наталья Панина – балалар бакчасында озак еллар хезмәт салучы апалар, алар әзерләгән ашларны балалар яратып ашый, әти-әниләр дә канәгать.

— Тәрбиячеләребезгә килгәндә, Наталья Сәләхо­ва, Рузилә Мөхәммәтҗа­нова, Эльвира Хакова, Ризеда Сөләйманова, Илүсә Ходайбиргәнова, Олеся Янгирова — һәркайсы мактау сүзләренә лаек, балалар өчен күңел җылысын кызганмаучы шәхесләр. Алар вакыт белән исәпләшми, бөтен энергиясен биреп эшли. Бездә “Карга боткасы”, “Сөмбелә”, “Нәүруз” кебек милли бәйрәмнәр гөр-ләп үтә. Тәрбиячеләребез балаларны да төрле конкурсларда катнаштыра, үзләре дә бәйгеләрдә урыннар яулый, бакчабызны республикага таныта. Үз эшенә мөкиббән хезмәттәшләремә мин бик рәхмәтле! — ди мө­дир, коллективы белән горурланып.

Әйткәндәй, әлеге бакча­ның тәҗрибәле, иҗади эш-ләүче тәрбиячесе Эльвира Хакова “Әллүки” балалар журналы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул җитәклә­гән “Бал кортлары” төрке­менә йөрүче кызлар һәм малайлар нәкъ бал кортлары кебек тырыш, үткер, сәләт­ле. Милли бәйрәмнәрдә туган телдә җырлыйлар, ши­гырьләр сөйлиләр, табышмаклар чишәләр. “Әллү­ки” оештырган бәйгеләрдә дә актив катнашалар, журналга да дәррәү языла алар.

Мөдирләре билгелә­венчә, 12нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, башлыча, шәһәрнең 5нче мәктәбенә укырга бара. Башлангыч сыйныф укытучылары “Алтынчәч”тә тәр­бияләнгән балаларның мәк­тәпкә әзерлек дәрәҗәсе бе­лән бик канәгать. Бу да кол­лективның бердәм хез­мәт нәтиҗәсен күрсәтүче билге.
— Яшь тәрбиячеләр ки­ләме? — дип кызыксынам сүз уңаеннан.
— Килә, әмма сирәк. Бе­ренчедән, бу тәрбияче эше­нең бик катлаулы булуына, башкарган хезмәтенең тие­шенчә бәяләнмәвенә бәйле. Икенчедән, һәркем тәрбияче була алмый. Балалар бакчасында очраклы кешеләр булырга тиеш түгел. Сабыйларны яратучы, ничә яшьтә булуга карамастан, үзе дә күңеле белән эчкерсез сабый булып кала алучы кешеләр генә озак еллар эшли аладыр. Әлеге вакытта безнең берничә тәрбияче ярдәмчесе читтән торып белем ала. Киләчәктә алар да лаеклы алмаш булыр дип ышанам. Яшь тәрбиячебез Александра Хребтова коллективта матур гына эшләп китте, — ди Лилиана Тимур кызы.
– Дүрт дистә елга якын шушы өлкәдә эшләгән кеше буларак, бүгенге балалар­ның элеккеләрдән аермасын күрәсезме?
— Мин заманның үзгәре­шен балалардан бигрәк, әти-әниләрдә күрәм... Са­быйларның күңелләре якты, дөньяга сөю белән караган күзләре кәефне күтәрә. Шушы ихлас мохиттә күңел канатлана. Бүген тәрбиячегә әти-әниләр белән уртак тел табу мөһимрәк, ­— ди мөдир.
 
Гадәттә, җаваплы урыннарда эшләүче хатын-кызларның гаиләсенә вакыты аз кала. Тик Лилиана Тимур кызы җитезлеге белән барысына да өлгерергә тырыша. Өендә ул – сөекле ха­тын, изге күңелле әни, дәү әни. Ире белән үзләре кебек үк тырыш, максатчан ике ул тәрбияләп үстер­гәннәр.
 
Лилиана Ирназарованың хезмәт юлы башлануга быел 36 ел тулган. Шушы еллар эчендә һөнәр алыштыру теләге булмадымы, дигән сорауга ул: “Мин үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм”, дип җаваплады. Алдагы көннәрдә дә белемгә омтылучы, зирәк һәм кызыксынучан балалар белән эш­ләр­гә язсын. Авыр, катлаулы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын!

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас