+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 декабрь 2022, 07:37

Фән үсеше – җәмгыять үсешенең күрсәткече ул!

Башкортстан былтыр төбәкләрнең фәнни-технологик рейтингында дүртенче урынны алды.

Фән үсеше – җәмгыять үсешенең күрсәткече ул!Фән үсеше – җәмгыять үсешенең күрсәткече ул!
Фән үсеше – җәмгыять үсешенең күрсәткече ул!
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Дәүләт Советының “Фән” юнәлеше буенча комиссиясе рәисе, Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников Дәүләт Советының фәнни-технологик үсеш һәм Фән буенча комиссияләренең уртак утырышын уздырды. Анда беренче тапкыр 2021 елда төбәкләрнең фәнни-технологик үсеш рейтингы тәкъдим ителде.

Координация үзәгендә узган утырышта фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, “Роспотребнадзор” җитәкчесе Анна Попова, Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова, Федерация Советы, Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы, Русия төбәкләре башлыклары, илнең югары уку йортлары ректорлары, дәүләт корпорацияләре вәкилләре катнашты. Чарада, шулай ук, фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләре буенча советлар рәисләре катнашты.
Рейтингны формалаштыруны Владимир Путин Русия Президенты каршындагы Дәүләт Советы һәм Фән һәм мәгариф буенча Советның уртак утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләде.
Милли рейтингның төп максаты – төбәкләрне фәнни-технологик мохитне формалаштыруга якын килүне үзгәртергә этәрү. Мәсәлән, фәнни тармакта эшләүче гражданнар саны, 29 яшькә кадәр тикшеренүчеләр саны, төбәкләрнең эшләнмәләргә эчке чыгымнары, шулай ук икътисадның реаль секторы оешмалары тарафыннан кулланылучы үзебезнең технологияләр күләме. Рейтинг тикшеренүчеләр, федераль һәм төбәк власте органнары, шулай ук урыннардагы тармак үсешен объектив бәяләү һәм аларны көчәйтергә кирәк булган юнәлешләрне аңлау күзлегеннән чыгып, бизнес өчен нәтиҗәле корал булачак. Әлеге башлангычның субъектларга үз инновацион технологияләрен эшләргә һәм технологик суверенитетка ирешүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәге турында ил Президенты Владимир Путин берничә тапкыр әйтте.
Рейтингның 33 күрсәткече өч блок буенча төркемнәргә кертелде: власть органнары, фәнни бизнесны алып бару һәм тикшеренүчеләр эше өчен мохит. Алар “Росстат”, “Роспатент”, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына, субъектларның төбәк һәм урындагы бюджетлары үтәлеше турында Федераль казначейлык хисапларына, шулай ук үсеш институтларына нигезләнгән.
Беренче 10 урынга Башкортстан, Татарстан, шулай ук Новосибирск, Свердловск, Ульяновск, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләре кергән.
Республиканың әлеге күрсәткечләр буенча илдә дүртенче урын биләве, чыннан да, соңгы елларда бездә әлеге юнәлешнең зур колач алып үсешүе турында сөйли.
“Мондый нәтиҗәгә ирешү – югары казаныш. Республика – фәнни-технологик мохиттә сыйфатлы үзгәрешләр булган һәм фән үсешенең өстенлекле юнәлешләрен уңышлы тормышка ашыручы топ-5 төбәк исемлегендә.
Безнең уңышларның нигезе, әлбәттә, Евразия фәнни-мәгариф үзәге. Башкортстан вузлары дөнья фәне картасында күренә башлады, без эре федераль проектларны гамәлгә ашырабыз – вузара кампус төзи башлыйбыз, республикада зур Уфа Фән һәм технологияләр университеты барлыкка килде. Ике ел дәвамында НОЦ яшьләр лабораторияләре эшли, эре сәнәгать предприятиеләре белән партнерлыкта Алдынгы инженерлык мәктәбен эшләтеп җибәрделәр. Фәнгә ярдәм итүнең республика чараларын рейтинг экспертлары шулай ук билгеләп үтте.
Статистика белән бәхәсләшеп булмый – төбәктә фәнни хезмәткәрләр саны артты, предприятиеләрнең фәнни эшләнмәләренә кертемнәр үсте, без фәннән сәнәгатькә күбрәк технологияләр кертә башладык. Яшь галимнәребез һәм укытучылар өчен стажировкага һәм торак шартларын яхшыртуга 200 миллион сум бүлеп бирүебез мөһим. Мәсьәләнең социаль ягын да онытмадык”, – диде бу җәһәттән республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстанның Мәгариф үсеше институты ректоры, икътисад фәннәре докторы Азат Янгиров лидерлык позицияләренә ирешүдә төп сәбәпләр арасында республика Башлыгы Радий Хәбировның шәхси катнашуын атый.
“Бу – чыннан да, бик зур уңыш, бик лаеклы нәтиҗә. Монда берничә үзенчәлекне атарга кирәк. Беренчедән, без дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзү хокукына федераль конкурста җиңдек, андыйлар илнең 12-13 төбәгендә генә булдырылды. Икенчедән, безнең вузлар бик күп федераль акчалар һәм грантлар җәлеп итә башлады, алар йөзләгән миллион сум белән исәпләнә. Республика тарафыннан да финанслау күп тапкырга артты, бик җитди грантлар бүленә башлады – һәрберсе 75 миллион сумга кадәр. Яшь тикшеренүчеләр өчен дә грант ярдәме күрсәтелә. Гомумән алганда, Башкортстанда фәнне финанслау күләме миллиард сумнан артып китте – элек мондый хәлнең булганы юк иде. Бу – бик зур күләмдәге чаралар. Моннан тыш, бездә НОЦ эшли, бу да рейтинг тарафыннан исәпкә алына”, – диде Азат Янгиров.
Шушы уңайдан биология фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Василий Мартынов үз фикерләрен белдерде.
“Әлеге исемлеккә керүебез, чыннан да, бик зур сөенеч булды. Республика җитәкчелеге әлеге уңышка ирешү өчен, чын мәгънәсендә, зур көч салды. Төбәгебез соңгы елларда ил күләмендә үткән бик күп проектларда җиңүче булды. Бездә Фәнни-мәгариф үзәге, карбон полигоны төзү проектларына керү, “Приоритет-2030” программасында катнашу, шулай ук җиһазлар базасын яңарту, республикада дөньякүләм вуз төзү, анда кампус булдыру шушы юнәлештәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге турында сөйли. Бүген, махсус хәрби операция барган вакытта, фәнни технологияләрнең үсешкән булуы аеруча мөһим. Чыннан да, бу безнең югары эшчәнлекне күрсәтә. Шул ук вакытта безгә киләчәктә шушы дәрәҗәдән төшмичә эшләргә кирәк булачак. Шуңа да әлеге нәтиҗә безнең иңнәргә зур җаваплылык та йөкли.
Чыннан да, республика Башлыгы Радий Хәбиров фән белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирә. Яшь галимнәр өчен грантларны арттыруга, аларның квалификациясен күтәрүгә, аларны торак белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтә. Гомумән, яшь галимнәрне үстерүгә күпкырлы көч салына.
Әлеге рейтингта алдынгы урын биләвебез соңгы еллардагы эшчәнлеккә бәйле. Шуңа да республика җитәкчелегенә зур рәхмәтемне белдерәсем килә”, – диде ул.
Чыннан да, соңгы вакытта фәнгә игътибар итүче яшьләр саны артты. Моны аларның социаль торышының да үсүенә бәйләргә кирәктер. Сер түгел, әле кайчан гына сәләтле студентларны үгетләп кенә аспирантурага укырга калдыру гадәти күренеш иде. “Ничек кенә фән белән шөгыльләнергә теләсәм дә, башка өлкәдә эш эзләргә туры киләчәк. Тулай торак бүлмәсендә яшәгән преподавательләр язмышын кабатлыйсым килми”, – дигәннәрне дә еш ишеттек. Әлеге сәбәп белән талантлы яшьләребез чит өлкәләргә чыгып китте. Чыннан да, талантлы яшьләрнең сәләтен күрү, аларга арытаба үсәр өчен мөмкинлекләр булдыру, төрлечә ярдәм итү, аларның җәмгыятьтә абруен күтәрү нәтиҗәсе бу җиңү. Бу җәһәттән алга куелган максатлар күп. Заман үзгәрә, ә фәнни технология аннан берничә дистә ел алдарак та барырга тиеш. Бездә моның өчен сәләтле яшьләр дә, мөмкинлекләр дә җитәрлек.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас