Авыл проблемаларын ачыклауга һәм хәл итүгә юнәлтелгән реаль эшләүче программаларның берсе ул. Бу максатларга ППМИ конкурсында җиңгән торак пунктларга республика бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирелә. Финанслау өч чыганактан тәэмин ителергә тиеш: халыктан, юридик берәмлекләрдән (иганәчеләр) һәм урындагы бюджеттан. Проблемаларны билгеләү һәм программаны сайлау буенча җыелышта катнашучылар күбрәк булган саен, конкурста җиңү мөмкинлеге дә зуррак. Туймазы районының Төмәнәк авыл биләмәсе “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында ел саен катнаша. Узган чорда бу программа исәбенә түбәндәге эшләр башкарылды: 2018-19 елларда Дарвин һәм Покровка авылларында үзәк урамнарның комташ катламы ремонтланды; былтыр Төмәнәк авылы мәдәният йорты бинасында агач тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды. Быел исә Әгертамак мәктәбе заманча, якты тәрәзәләргә ия булды. Мәктәпләр җылы, якты, матур хәзер. Аларның укучылары, ата-аналар, укытучылар моңа шатланып туя алмый.
Октябрьдә 2023 елга “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы старт алды. Беренче чираттагы проблеманы ачыклау өчен социаль челтәрләрдә интернет-сораштыру оештырылды. Аның барышында Райман авылы мәктәбендә дә шушы ук проблема барлыгы ачыкланды һәм ППМИ-2023 проектында катнашырга карар ителде. Анда җиңеп, мәктәпнең тәрәзә конструкцияләрен һәм ишекләрен алыштырачаклар. Әлеге программа ярдәмендә Райман авылы мәктәбе укучыларының да җылы кабинетлары барлыкка киләчәгенә ихлас күңелдән ышанабыз. Коллективка һәм халыкка проектта уңышлы катнашуларын телибез!
Резеда ФАЗЫЛОВА.
Туймазы районы.