+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 гыйнвар 2023, 07:50

Башкортстан иң оста мәктәп пешекчеләрен җыйды

 Уфада “Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2022” Бөтенрусия конкурсының федераль этабы үтте.

Башкортстан иң оста мәктәп пешекчеләрен җыйдыБашкортстан иң оста мәктәп пешекчеләрен җыйды
Башкортстан иң оста мәктәп пешекчеләрен җыйды

Өченче ел рәттән Русиянең Мәгариф министрлыгы башлангычы белән мәктәп пешекче­ләренең һәм туклану белгеч­ләренең һөнә­ри ярышлары үткәрелә. Бәйгедә безнең республиканы Уфа шәһәренең 161нче лицее һәм 87нче мәктәбе, Октябрьский шәһәренең Советлар Союзы Герое Нуркаев исемендәге 2нче гимназиясе, Иглин 1нче мәктәбе һәм Бүздәк 2нче мәктәбе тәкъдим итте. Быел конкурста илнең 75 төбәгеннән 400дән артык кеше катнашты.

Конкурста катнашучыларга Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов видео аша сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үтүенчә, соңгы елларда мәктәп ашханәләре матур, якты булсын, пешекчеләр уңайлы шартларда эшләсен, ә балалар өчен ризык тәмле һәм файдалы булсын өчен илдә күп эшләр башкарылган. Ул республика Башлыгына һәм оештыручыларга конкурсны яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елда ил Президенты тарафыннан башлангыч сыйныфларда укучы балаларны бушлай тукландыру турында карар кабул ителүе, һәм аның мәктәп туклануын үстерүдә зур роль уйнавы турында билгеләп үтте.
“Быел әлеге колачлы чараны уздыру өчен нәкъ менә Башкортстанның сайлануына шатбыз. Бу безнең өчен зур дәрәҗә һәм шулай ук бик әһәмиятле өлкәдәге эшебезнең нәтиҗәләрен тану. Без мәктәп туклануын реформалый башлагач, берничә төп проблеманы ачыкладык һәм системалы рәвештә аларны чишә башладык. Контрактларның гамәлдә булу вакытын өч елга кадәр арттырдык, элек алар бер елдан да кимрәк булган. Туклану стандарты һәм аннары планлаштыру мөмкинлеген алгач, бизнес үз предприятиеләренең һәм мәктәп азык-төлек блокларының матди базасын ныгытуга финанслар сала башлады. Республика даими рәвештә мәктәп азык-төлек блокларының матди-техник базасын ныгыта. Агымдагы уку елы башына 59 мәктәптә капиталь ремонт һәм азык-төлек блокларын һәм ашханәләрне технологик җиһазлау үткәрелде.
Моннан тыш, операторларны коммуналь түләүләрдән азат иттек. Ә бушаган акчалар производствоны модернизацияләүгә, технологик җиһазлар сатып алуга юнәлтелде. Аерым алганда, без республикада җитештерелгән матур, заманча савыт-саба белән мәктәп ашханәләрен тулысынча җиһазладык, барлык мәктәп пешекчеләре өчен бердәм форма керттек”, — дип билгеләде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы республикада, мөмкин булган урында, импорттан баш тартулары һәм урындагы чималга күчүләре турында сөйләде. Мәктәп туклануында аның өлеше быел 65 процентка җиткән. Әйтик, сатып алына торган итнең 90 проценты республикада җитештерелгән. Шулай ук бәрәңге, башка яшелчәләр буенча да.
Башкортстанда барлык мәктәпләр өчен туклануны оештыру буенча уртак стандарт расланды, укучылар өчен ике атналык бердәм меню кертелде.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, республикада сөт кухнялары тергезелде. Экологик яктан чиста һәм файдалы сөт продукциясен (сөт, кефир, эремчек, йогурт) ташламалы категориядәге 26 мең бала бушлай ала. Ул шулай ук мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына җибәрелә. Мәктәп укучыларының рационына сөт һәм әчкелтем сөт ризыклары керә. Республикада сөт кухнясы продукциясе таратылучы 140тан артык пункт һәм продукция җитештерә торган җиде завод эшли. Сөт кухняларын мәктәп туклануы белән тоташтыру бурычы тора.
Республика Башлыгы барлык мәктәп пешекчеләренә хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары, ил укучыларын тәмле һәм файдалы ризык белән тукландырулары өчен рәхмәт белдерде.
Радий Хәбиров шулай ук конкурсның “Иң яхшы мәктәп пешекчесе” номинациясендә җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырды. Анда беренче урынны Уфа шәһәренең 86нчы урта мәктәбе пешекчесе Татьяна Ефимова алды. Уңган пешекченең 20 еллык эш стажы бар.
“Бу конкурста республика данын яклау минем өчен зур дәрәҗә, һәм минем өчен беренче урын көтелмәгән шатлык булды. Бу минем хезмәттәшләремнең уртак җиңүе, без бик тырыштык, борчылдык. Бүген безнең мәктәп ашханәләрендә эшләү аеруча уңайлы, яңа җиһазлар, безнең яңа форма, һәм, әлбәттә, укучыларыбыздан тәмле ризык өчен рәхмәт сүзләрен ишетү бик рәхәт”, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Татьяна Ефимова.
— Мәктәп пешекчеләре — бик игелекле, игътибарлы һәм ярдәмчел кешеләр. Күптән түгел Уфада Гафури урамында мәктәп пешекчесенә һәйкәл ачылды. Бу өлкәдә хезмәт куйган һәркем алдында баш иябез, — диде Радий Хәбиров.
Әйтергә кирәк, ике көн барган бәйге вакыйгаларга бай булды. Конкурс кысаларында, шулай ук, “Укучыларны сәламәт тукландыру экосистемасы буларак мәктәп ашханәсе” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе оештырылды. “Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2022” конкурсының федераль турында катнашучылар өчен мәктәп пешекчеләренең “Кулинария батлы” шәхси конкурсы, “Мәктәп туклануы 3.0” тематик өстәлләр күргәзмәсе, “Ата-аналардан өч сорау” блиц-турниры, “Хәвефсез азык-төлек блогы” квест-практикумы да бик нәтиҗәле узды.
Бәйгенең беренче көнендә мәктәп укучылары өчен “Торатау” конгресс-холлында “Союзсоцпит”ның баш пешекчесе Григорий Мосин “Мәктәптә иртәнге ашны үзебез әзерлик” дигән осталык дәресе үткәрде. Чара “Бердәм Русия” партиясенең “Мөмкинлекләр дөньясы” проекты һәм “Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2022” Бөтенрусия конкурсы кысаларында “Мәктәптә һәм өйдә сәламәт туклану” акциясенә ярдәм йөзеннән уздырылды.
Чарада 9нчы сыйныф укучылары Давида Шерозия (Волгоград шәһәре) һәм Богдан Ветлугин (Уфа шәһәре) катнашты. Яшь пешекчеләрне Дәүләт думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая һәм “Бәхет территориясе” хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова хуплап торды.
– “Мәктәптә һәм өйдә сәламәт туклану” акциясе — ул социаль акция, аның бурычы — мәктәп укучыларында һәм аларның ата-аналарында сәламәт туклану һәм актив яшәү рәвеше алып бару. Анда югары сыйныф укучылары – 8-10нчы сыйныфлар катнаша. Мондый проектның башлануына бик шатбыз, — дип белдерде Татьяна Буцкая.
Шеф җитәкчелегендә катнашучылар сырниклар әзерләде, аларны теләгән һәркем шунда ук тәмләп карый алды. Григорий Мосин бу ризыкны әзерләү өчен урындагы сөт продуктларын сайлаган — пешекче аларның сыйфатына югары бәя бирде. Каринэ Хә-бирова спикерга республикада яшәүчеләргә табигый һәм тәмле продукция тәкъдим итүче лаеклы брендлар күп булуы, шул исәптән үз балаларына да сатып алуы турында сөйләде.
– Иртәне ничек башлыйбыз, көн буе шулай дәвам итә. Без сезнең актив һәм уңышлы булуыгызны телибез, ләкин тиешенчә тукланмыйча бу мөмкин түгел. Әйдәгез, көнебезне дөрес иртәнге аштан башлыйк, – дип ассызыклады Каринэ Хәбирова.
Чара “Мөмкинлекләр дөньясы” федераль партия проекты кысаларында “Мәктәптә һәм өйдә сәламәт туклану” акциясендә иң актив катнашучыларны тантаналы бүләкләү белән тәмамланды.
Шулай ук, Григорий Мосин Уфа шәһәренең алты мәктәбендә тематик лекцияләр үткәрде һәм укучылар белән сәламәт туклану мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Шунысы әһәмиятле, Уфада узган бу конкурс иң яхшы, иң талантлы мәктәп пешекчеләрен ачыклады. Иң яхшы үрнәкләр күрсәтелде, алар тупланган тәҗрибә белән уртаклаштылар. Һөнәри ярышларда республиканың биш вәкиле катнашты. “Миллионлы шәһәрнең иң яхшы ашханәсе-2022” номинациясендә финалга — Уфаның 161нче лицее, ә “Авыл мәктәбенең иң яхшы ашханәсе-2022” номинациясендә Бүздәкнең 2нче мәктәбе һәм Иглин авылының 1нче урта мәктәбе чыкты.
24 ноябрьдә Мәскәүдә Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында узган суперфинал нәти-җәләре буенча “Шәһәр мәктәбенең иң яхшы ашханәсе-2022”, “Авыл мәктәбенең иң яхшы ашханәсе-2022”, “Миллионлы шәһәрнең иң яхшы ашханәсе-2022” номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас