+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 гыйнвар 2023, 07:57

Мәктәпләрне ремонтлауга игътибар арта

Узган елда республикада 63 мәктәп ремонтланды, агымдагы елда 77 мәктәп бинасын ремонтлау планлаштырыла, федераль бюджеттан 3,63 миллиард сум һәм республика бюджетыннан 691,7 миллион сум бүленә.

Мәктәпләрне ремонтлауга игътибар артаМәктәпләрне ремонтлауга игътибар арта
Мәктәпләрне ремонтлауга игътибар арта

Үткән елда республикада мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау нәтиҗәсендә республика мәктәпләренең 63 бинасы яңартылды. Әлеге максатка федераль бюджеттан 2,940 миллиард сум, республика бюджетыннан 560 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Шулай итеп, "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Туймазы районының Серафимовка авылындагы музыка мәктәбенең түбәсе тулысынча ремонтланды. Ремонт эшләре 2019 старт алды, үткән елның май ахырына түбә ябу эшләре тулысынча тәмамланды.

Бүген музыка мәктәбендә 500дән артык бала укый. Алар баянда, аккордеонда, фортепианода, скрипкада, думбырада, балалайкада, гитарада уйнарга өйрәнә, вокал һәм хореография белән шөгыльләнә.

***

Программа кысаларында яңартылган тагын бер уку йорты - Туймазы районының Түбән Троицкий авылындагы урта мәктәп. Биредә тәрәзәләр алыштырылды, су һәм канализация системалары яңартылды, фасад, бина түбәсе, җылыту системасы ремонтланды.

Агымдагы елда диварларны, түшәмнәрне, идәннәрне һәм ишекләрне ремонтлауга федераль, республика һәм район бюджетларыннан 18,5 миллион сум бүленгән. Уку бүлмәләрендә җиһазларны алыштыруга 34,5 миллион сумнан артык акча юнәлтелде. Жалюзи, компьютер техникасы, интерактив җиһазлар яңартылды. Ашханәгә яңа шкафлар, савыт-саба, плитәләр сатып алынды, ә спорт залына спорт инвентарьлары кайтарылды.

Мәктәпләрне ремонтлауга игътибар арта
Мәктәпләрне ремонтлауга игътибар арта
Мәктәпләрне ремонтлауга игътибар арта
Мәктәпләрне ремонтлауга игътибар арта
Мәктәпләрне ремонтлауга игътибар арта
Мәктәпләрне ремонтлауга игътибар арта
Мәктәпләрне ремонтлауга игътибар арта
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас