+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 гыйнвар 2023, 06:34

Вузара кампус яшьләрне бер мәйданга җыячак

2022 елга йомгак ясаганда кайбер зур проектларны да телгә алырга кирәк. Узган елның тагын бер зур башлангычы – вузара кампус төзү.

Вузара кампус яшьләрне бер мәйданга җыячакВузара кампус яшьләрне бер мәйданга җыячак
Вузара кампус яшьләрне бер мәйданга җыячак

Проект кысаларында 150 мең квадрат метрдан артык мәйданлы капиталь объектларны төзү планлаштырыла, шул исәптән бирегә торак биналар керә, аларның мәйданы - 70 мең квадрат метрдан артык. Вузара студентлар кампусы төзелешенә федераль бюджеттан 12 миллиард сум акча бирү планлаштырыла, ә объектның гомум бәясе 20 миллиард сумнан артып китәчәк.

"Юл картасын" гамәлгә ашыру, Русия Мәгариф министрлыгы алдындагы йөкләмәләрне үтәү буенча алдагы адымнар турында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов җентекләп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзер проектның тышкы архитектура структурасын үзгәртми торган объектны төзүнең төгәл концепциясе алынган, ул эчке тулыландыруны һәм кайбер биналарның биеклегенә аз гына төзәтмәләрне үз эченә ала.

- Килешенгән очракта, документларның барлык проектлары да "тиз" стартка әзер. Проектны тормышка ашырганда 12 җир кишәрлегеннән файдалану каралган, шул исәптән республика милкендә – 10 участок, шуларның 6сы концессионерга тапшырылырга әзер, - диде беренче вице-премьер.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас