+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 гыйнвар 2023, 14:25

Луганск укучылары Уфа белән таныша

М. Акмулла исемендәге БДПУда Луганск Халык Республикасыннан килгән балалар өчен белем бирү сменасы уза.

Луганск укучылары Уфа белән танышаЛуганск укучылары Уфа белән таныша
Луганск укучылары Уфа белән таныша
Агымдагы елның 9 гыйнварыннан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Луганск Халык Республикасыннан килгән балалар өчен белем бирү сменасы уза.
Университетка генерал-майор М. М. Шәйморатов исемендәге 22нче Петровка һәм Советлар Союзы Герое С. Х. Хәсәнов исемендәге 29нчы Красный Луч мәктәпләреннән 32 унберенче сыйныф укучысы һәм укытучылар килгән. Алар белән Акмулла университеты узган ел хезмәттәшлек турында килешү имзалаган иде.
10 гыйнварда М. Акмулла исемендәге БДПУның Универсаль педагогик компетенцияләре технопаркында белем бирү сменасын ачу тантанасы узды. Анда республиканың Югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтов, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин һәм Башкортстан Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсенең гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире Иршат Ниязгулов катнашты. Алар балаларны смена ачылу белән котладылар һәм традиция буенча аларга галстуклар бәйләделәр, символик рәвештә акмуллалыга багышладылар.
“2022 елда без ике мәктәп – Советлар Союзы Герое Сафа Хәсәнов исемендәге Краснолучское 29нчы мәктәбе һәм генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге 22нче Петровка мәктәбе белән тыгыз аралашырга, чын-чынлап дуслашырга килештек. Көзен безнең янга укытучыларыгыз килде, ә хәзер чыгарылыш сыйныф укучыларын кабул итүебезгә шатбыз. Быел сезгә кем булырга һәм кая укырга барырга кирәклеге турында мөһим карар кабул итәргә туры киләчәк. Һәм Башкортстанның барлык югары уку йортлары сезгә үз ишекләрен ачарга әзер”, — дип мөрәҗәгать итте балаларга Салават Сәгыйтов.
Укучыларны бай эчтәлекле белем бирү һәм күңел ачу программасы көтә. БДПУ укытучылары һәм Башкортстанның иң яхшы укытучылары алар өчен медиатив технологияләр һәм лидерлык сыйфатларын үстерү буенча тренинглар, Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркында белем бирү интенсивлары үткәрәчәк.
Шулай ук сменада катнашучылар «Уфа-Арена» боз сараенда «Салават Юлаев» хоккей клубыннан осталык дәресендә булачак, урыс лаптасын уйнарга өйрәнәчәк, «Русия – минем тарихым» тарихи паркында, Милли музейда һәм Кыш бабайның кунак йортында, шәһәр буйлап автобуста экскурсиядә булачак.
Смена дәвамында укучыларны профессиональ вожатыйлар — М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары озатып йөри.
Луганск Халык Республикасы мәктәп укучылары өчен белем бирү сменасы 14 гыйнварда тәмамланачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас