+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 гыйнвар 2023, 14:48

Мәгариф сертификатларын алырга кем хокуклы?

Быел һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем алуга мәгариф социаль сертификатларын республиканың 700 кешесе ала алачак.

Мәгариф сертификатларын алырга кем хокуклы?Мәгариф сертификатларын алырга кем хокуклы?
Мәгариф сертификатларын алырга кем хокуклы?

Чагыштыру өчен: узган елда әлеге сертификат 400 кешегә генә бирелгән булган. Мондый сертификатлар алуга мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучы гражданнар, декрет ялында булган хатын-кызлар, шулай ук хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә теләүче пенсионерлар исәп тота ала.

Бу елдан белем алуга мәгариф социаль сертификатларын алуга дәгъва итә алучы гражданнарның яңа категориясе барлыкка килә, алар- махсус хәрби операциядә катнашучылар. Өстәвенә, әгәр башка категория гражданнар өчен сертификат суммасы 20 мең сум тәшкил итсә (узган елда, сүз уңаеннан, 10 мең сум булган), махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен сертификат суммасын 50 мең сумга кадәр арттырырга карар кабул ителде.

Яңа елда бирергә планлаштырган 700 сертификатның 200е нәкъ менә хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен билгеләнгән, калган 500е - башка категория гражданнар өчен. Мәгълүматны республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова китерә.

2023 елдан мәгариф сертификатларын бирүгә кагылышлы тагын берничә яңалык үз көченә керә. Быел сертификатларга гаризаны республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә генә түгел, ә "Дәүләт хезмәтләре"нең төбәк порталы аша да бирергә мөмкин.

Шулай ук мәгариф оешмалары күрсәткән хезмәтләргә чыгымнарны каплау тәртибе дә үзгәрде. Әгәр дә элек акчалар турыдан-туры кешегә күчерелгән булса, хәзер субсидияләрне белем бирү хезмәтләрен күрсәтүче уку йортлары үзләре алачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас