Исегезгә төшерәбез, Русия Президентының 2022 елның 27 июнендәге Указы белән 2023 ел “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде.
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сүзләренчә, урындагы үзидарә органнары җитәкчеләренә Педагог һәм остаз елын уздыру чараларының үз планнарын эшләргә йөкләмә биреләчәк.
Республика планы белән Русиядә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган 3 чара каралган.
Чаралар планына 13 һөнәри осталык бәйгесе — мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары, укытучылар, производствога өйрәтү осталары, ятим балалар һәм ата - ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларның тәрбиячеләре һәм педагог-остазлары өчен республика конкурслары; укытучылар, дефектолог укытучылар, өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен Бөтенрусия конкурсларының төбәк этаплары; “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Иң яхшы педагогик династия” төбәкара конкурслары; “Русиянең киләчәк буыны укытучысы” Бөтенрусия студентлар конкурсы.
Республикада спорт юнәлешендәге 3 чара узачак. Шулай ук фәнни-гамәли конференцияләр, форумнар, конкурслар, фестивальләр үткәрү күздә тотыла.
Быел республика Башлыгының яшь авыл укытучыларына, шулай ук укытучыларга, производствога өйрәтү осталарына грантлар һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендәге казанышлар өчен грантлар биреләчәк.
Агымдагы елда республикада “Соты" икенче республика педагогик марафоны," Мәгарифтә күтәрелеш!" V мәктәп форумы, мәгариф буенча Республика август киңәшмәсе узачак. Бу чараларда педагог һөнәренә ярдәм итү һәм аны популярлаштыру мәсьәләләре каралачак.
Уфада Педагог һәм остаз елында беренче укытучыга һәйкәл һәм Башкортстан Республикасы мәгарифен үстерү тарихының яңартылган музеен ачу планлаштырыла.
Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре республика педагогия хезмәт ветераннары, мәгариф профсоюзлары вәкилләре белән очрашулар оештырачак.
План буенча иң яхшы остазларны һәм педагогларны хөрмәтләүгә, Урта һөнәри белем бирү көненә һәм башкаларга багышланган тантаналы чаралар үткәрү каралган.
5 октябрьдә "Башкортстан” дәүләт концертлар залында Педагог һәм остаз елына багышланган бәйрәм концерты булачак. Республика телеканалларында "Безнең заман герое” педагогик хезмәткәрләр,”Минем һөнәрем — укытучы" педагог һөнәре турында телетапшырулар узачак.
Динар Кәлимуллин фотосы.