+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 гыйнвар 2023, 11:50

Тармакны нинди яңалыклар көтә?

Алар арасында педагог һөнәренең абруен күтәрү иң мөһимнәрдән исәпләнә.

Тармакны нинди яңалыклар көтә?Тармакны нинди яңалыклар көтә?
Тармакны нинди яңалыклар көтә?

Быел Башкортстанның мәгариф өлкәсен берничә яңалык көтә: иң заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр төзелешеннән алып, һөнәри белем бирүне модернизацияләүгә, IT һәм кибер хәвефсезлек өлкәсен үстерүгә кадәр.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров елны йомгаклау интервьюсында хәбәр итүенчә, быел республикага мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга моңарчы күрелмәгән акчалар бүлеп бирелгән. Аның сүзләренчә, республика мәктәпләрен федераль финанслау нәтиҗәсендә яңарту мөмкинлеге туды, чөнки төбәктә мәктәп фонды нык тузган.

“Ил Президенты Владимир Путин мөмкин кадәр күп мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү турында карар кабул итте. Капиталь ремонтка соңгы елларда без ел саен уртача 500-600 миллион сум акча бүлеп бирдек. Ә узган елда республикага бер елга 3 миллиард сум акча килде. Элек 10 мәк­тәпкә ремонт ясасак, хәзер 63 мәктәпне ремонтлау мөмкинлеге алдык”, – диде Радий Хәбиров.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конфе­ренциясендә белдерүенчә, мәктәпләр тулысынча диярлек төзеклән­дерелә.
“Керү төркемнәре яңадан булдырылды, милли башкорт элементларын кулланып, эскизлар буенча фасадлар, шулай ук азык-төлек блоклары, ашханәләр, санузеллар яңартылды. Мәктәпләр янәшәсендәге территория төзекләндерелде, юлларга асфальт салынды, мәйданчыклар өчен резина катламнар түшәлде, яңа дәреслекләр сатып алынды, барысында да мәктәп җиһазлары яңартылды. Финанслау күләме, бинаның зурлыгына карап, һәр мәгариф учреждениесе өчен 30дан 125 миллион сумга кадәр тәшкил итте”, – дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе.
Быел Башкортстанда мәгариф системасын модернизацияләүнең федераль программасы буенча 77 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. Ремонт үткәрү өчен федераль бюджеттан 3,6 миллиард сум һәм республика казнасыннан 700 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Узган ел Башкортстанда “Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы” дип игълан ителгән иде. Урта һөнәри белем бирү системасы өчен ул истәлекле ел булды. Барлык колледж тулай торакларында 60 миллион сумга йомшак инвентарь яңартылды. Колледжларны ремонтлауга якынча 470 миллион сум акча бүлеп бирелгән – тулай тораклар, уку корпуслары ремонтланган, яңа остаханәләр барлыкка килгән. Урта һөнәри белем бирү системасы алга таба да динамик үсеш алачак, дип ассызыклады министр.
Бу барлык укучыларга белем алу өчен лаеклы шартлар булдыру өчен эшләнә, чөнки киләчәктә демографик күтәрелеш көтелә. Модернизация­ләнгән уку йортларында белем сыйфатын яхшырту өчен бөтен көчне куярга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә бюджет урыннары санын арттыру өчен дә чаралар күреләчәк. Быел Башкортстан­ның колледжлары, техникумнары һәм башка махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре 1000гә кадәр өстәмә бюджет урыны алачак, дип билгеләп үтте министр. Хәзерге вакытта төбәк колледжларында 22,5 мең бюджет урыны бар. Бу ни өчен кирәк? Балалар мәктәптә укыганда ук билгеле бер юнәлеш буенча белгечлек алуга басым ясасын өчен.
“Бездә инженерлык, авиатөзелеш сыйныфлары проекты эшли башлады. Мондый сыйныфлар Уфа, Күмертау һәм Нефтекаманың сигез мәктәбендә барлыкка килде. Бу – чын профильле сыйныфлар, биредә балалар инженерлык нигезләрен генә өйрәнми, алар махсус рәвештә колледжларга, вузларга профильле белгечлекләргә укырга керергә әзерләнә, киләчәктә дә предприятиеләрдә эшләячәк”, – дип белдерде Айбулат Хаҗин.
Башкортстанда җиде “IT-Куб” булдырылды, төбәк Русиядә мондый үзәкләр саны буенча барысыннан да алда бара. Бу өстәмә белем бирү учреждениеләренең бөтенләй яңа форматы – монда “Java”, “Python” тел лабораторияләре, виртуаль лаборато­рияләр һәм мобиль системалар, кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү мөмкинлеге булдырыла.
“Безнең радиоэлектроника колледжы узган елда яңа үсеш алды. Дим районында яңа дүрт катлы корпус ачылды, анда агымдагы елда яңа студентлар киләчәк. IT- белгечлекләренә ихтыяҗ бик зур. Укырга керергә теләгән һәр баланың шундый мөмкинлеге булсын өчен өстәмә рәвештә 400гә кадәр бюджет урыны биреләчәк. IT-белгеч­леккә конкурс бик зур, былтыр бер урынга 49 кеше булды. Балалар һәм әти-әниләр урта һөнәри белем бирү системасына уңай карый башлады. 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 70 проценты урта һөнәри белем бирү оешмаларына һөнәр, белгечлек алырга китте, чөнки алар 3-4 курстан башлап эшли ала”, – диде Айбулат Хаҗин.
Уфаның яңа бистәләрендә бер-бер артлы 2023 һәм 2024 елларда яңа мәктәпләр ачылачак. Шунысы мөһим: бу балаларга урыннар җитмәү проб­лемасын ябачак. Зур мәктәпләр Стәрлетамакта (1000 урынга) һәм Нефтекамада (1225 урынга) төзеләчәк.
Мәктәпкәчә белем бирү системасына килгәндә, монда Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты” проекты нәтиҗәлелеген күрсәтте. Аның ярдә­мендә республикага икенче ел рәттән 2 мең сертификат бирелә. Быел сертификатлар саны 2150гә кадәр артачак. Проект муниципаль учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин ителмәгән балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) шәхси балалар бакчасына урнаштыру мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта хезмәтләр өчен түләүнең республика Хөкүмәте тарафыннан муниципаль балалар бакчалары өчен билгеләнгән максималь күләмнән артмавы гарантияләнә.
Мәктәп туклануына быел да аерым игътибар биреләчәк. Агымдагы елда мәктәпләрдә туклану өчен ким дигәндә 150 миллион сум акча салыначак. Ләкин монда бер мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк. Бу юнәлештә Хөкүмәт ни генә эшләмәсен, туклану­ның сыйфатына карата сораулар булачак, чөнки балалар сәламәт ризыкка түгел, ә фастфудка күнеккән һәм кайбер укучыларга мәктәп ризыгы тәмле тоелмый. Биредә нәкъ менә гаиләдә сәламәт туклану мәдәниятен тәрбия­ләү мөһим, ул чакта мәктәп ризыкларына карата сораулар азрак булачак.
Шунысы мөһим: укытучыларга ярдәм итү Хөкүмәтнең аерым игътибарында. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җые­лышы-Корылтайга Юлламасында мәгариф системасына ярдәм һәрчак респуб­ликаның төп өстенлекләре арасында булачак, дип белдерде.
“Безнең уртак бурычыбыз — педагог һөнәренең абруен күтәрү, аның социаль якланганлыгын көчәйтү. Республика мәктәпләренә, бигрәк тә авыл мәктәпләренә яшь белгечләр килүе кирәк. Хөкүмәткә киләсе елдан яшь авыл укытучыларына грантлар санын 150гә кадәр арттырырга кушам”, – ди­де республика Башлыгы.
Мәгариф һәм фән министры бел­дерүенчә, агымдагы елда 150 яшь авыл укытучысы 690 мең сум күлә­мендә грант алачак. Моннан тыш, педагоглар өчен шифаханә-курорт дәвалавын кире кайтаралар, авыл укытучылары өчен коммуналь түләүләр буенча ташламаларны арттырырга планлаштыралар. Федераль үзәктән педагогларга хезмәт хакы түләү сис­темасын яңадан карау көтелә.
“Әлеге вакытта база өлеше – 35 процент, калганы – компенсацияләүче һәм дәртләндерүче өстәмәләр. Ә моны киресенчә эшләргә кирәк”, – дип аңлата министр.
Узган елга йомгак ясап, Айбулат Хаҗин аның шактый уңышлы булуын билгеләп үтте. Әйтик, үткән елда 60 мәктәп инициативалы бюджетлау кысаларында 500 мең сумлык грантлар алган. Республика бюджетыннан 30 миллион сум бүлеп бирелгән. Тагын биш предуниверсарий икешәр миллион сум алган.
Мәктәпләр рекордлы күләмдә
ноутбуклар алды – укучылар 6632 яңа күчмә компьютерларда белем ала. Тө­бәкнең 240 мәктәбе санлы җиһазлар бе­лән баетылды.
Башкортстан тарихта беренче тапкыр Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча иң көчле ун төбәк исемлегенә керде. Алдагы елларда иң яхшылар биш­легенә керү бурычы куелды.
Республика югары уку йортларында 15 мең бюджет урыны булдырылды, шул ук вакытта 11нче сыйныфны тәмам­лаучылар саны 16 200 кеше тәшкил итә. Ягъни Башкортстан җитәрлек күләмдә бюджет урыннары белән тәэмин ителгән.
Агымдагы елда мәгариф өлкәсендә шактый үзгәрешләр көтелә. Бу күптән көтелгән яңалыклар мәктәп укучыларына һәм укытучыларга югары нә­тиҗәләргә ирешү өчен мөмкин­лекләрне арттырсын, уңышларга юл ачсын.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас