+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 гыйнвар 2023, 06:50

Башкортстан тәҗрибәсе башка төбәкләргә дә таратылачак

Хөкүмәттә мәктәп туклануын оештыру һәм аның сыйфаты турында фикер алыштылар.

Башкортстан тәҗрибәсе башка төбәкләргә дә таратылачакБашкортстан тәҗрибәсе башка төбәкләргә дә таратылачак
Башкортстан тәҗрибәсе башка төбәкләргә дә таратылачак
Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары белән ВКС-киңәшмә узды. Алар гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыру һәм аның сыйфаты турында фикер алышты.

Андрей Назаров төбәктә “Башкортстан Республикасында социаль туклануны оештыру турында” Закон кабул ителүен искәртте. Ул социаль туклануны оештыру белән бәйле хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын мониторингларга мөмкинлек бирә.

— Башкортстанда мәктәп туклануын оештыруның югары дәрәҗәсе “Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2022” Бөтенрусия конкурсы нәтиҗәләре белән расланды, анда республика мәктәп пешекчеләре командалары призлы урыннар алды, — диде Андрей Назаров. — Башкортстан тәҗрибәсе илебезнең башка төбәкләрендә дә таратылу өчен тәкъдим ителде.

Хөкүмәт җитәкчесе билгеләп үткәнчә, төбәктә туклану сыйфатына аерым игътибар бирелә. Социаль өлкә учреждениеләренә 703 тикшерү белән чыкканнар. Узган уку елы мониторингы нәтиҗәләрен анализлау сизелерлек уңай динамика турында сөйләргә мөмкинлек бирә — хилафлыклар саны кими.

— Сыйфатсыз продукцияне куллану очраклары 83 проценттан 17гә кадәр кимеде. Ризык әзерләү технологиясен бозу очраклары да кимеде - 64 проценттан 36га кадәр. Балалар ризыгы өчен каралмаган продукцияне куллану очраклары 58 проценттан 42гә кадәр кимеде, — диде Андрей Назаров.

Премьер-министр Мәгариф һәм фән министрлыгына 1 мартка кадәр, санитар закон таләпләрен исәпкә алып, гомуми белем бирү оешмаларында туклану бәясен ел саен индексацияләү, укучыларны яшь буенча бүлү, шулай ук туклануны оештыру ысулларын эшләү тәртибен эшләргә кушты. Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгына 1 апрельгә кадәр техника һәм җиһазлар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү юлы белән мәктәп туклануы хезмәте күрсәтүче махсуслаштырылган оешмаларга ярдәм итү, шулай ук туклануны оештыру дәрәҗәсе түбән булган учреждениеләр ачыкланган муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән аңлату эшләре алып бару тәртибен эшләргә кушылды.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас