М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында "Педагог һәм остаз елы"н ачуга багышланган тантаналы чара узды. Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә 2023 ел илдә нәкъ менә шушы темага багышлана.
«Русиянең киләчәк буыны укытучысы» бәйрәм концерты тематик елны ачуга һәм БДПУның 56 еллыгына багышланды. Видеомөрәҗәгать форматында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов чыгыш ясады.
Тантаналы чарада мөхтәрәм кунаклар катнашты. Башкортстан Республикасы Башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы Алексей Дербеко җыелучыларны республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламләде һәм "Педагог һәм остаз елы" башлану белән котлады.
Башкортстан вузлары ректорлары советы рәисе, Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтов барысын да университетка нигез салыну көне белән котлады, остазлары — вузның элекке җитәкчеләре Эдуард Хәмитовтан һәм Раил Әсәдуллиннан сәламләү сүзләрен тапшырды.
Бәйрәм чарасы кысаларында Башкортстан дәүләт университеты студентларына Русия Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләрен тапшыру тантанасы булды. Шулай ук БДПУның профессор-укытучылар корпусы хезмәткәрләренә һәм вәкилләренә республика Башлыгының, Дәүләт җыелышы-Корылтайның, Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.