-16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 гыйнвар , 21:25

Буыннар бәйләнеше ныгый

Хәбәр итүебезчә, бүген Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында “Буыннар сабагы” фестиваль-конкурсы узды.

Буыннар бәйләнеше ныгый
Буыннар бәйләнеше ныгый



Конкурс өченче тапкыр оештырыла. Быелгысы "Педагог һәм остаз елы"на багышлап үткәрелде.

Фестиваль-конкурста белем бирү системасының өч баскычыннан торган командалар катнаша: укытучы-остаз, белем бирү оешмасында – урта мәктәптә яки көллияттә укучы, Башкортстанның югары уку йортының татар бүлегендә белем алучы студент. Быел катнашучылар Бүздәк, Дүртөйле, Авыргазы, Миякә районнарыннан килгән иде.

“Буыннар сабагы” ике турда уза. Беренче тур дистанцион рәвештә үткәрелә, анда татар телен, халыкның милли-мәдәни традицияләрен саклау, өйрәнү, патриотик тәрбия бирү буенча укытучы-остазның укыту-тәрбия, фәнни-методик, тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында 10 минутка кадәр видеоролик әзерләнә һәм «Вконтакте» социаль челтәрендә «Буыннар сабагы» төркемендә урнаштырыла.

Студентлар һәм укучылар, татар телендә бирелгән темаларның берсен сайлап, эссе язалар. Читтән торып уздырылган тур нәтиҗәләре буенча жюри фестиваль-конкурсның турыдан-туры этабында катнашу өчен 5 команда (барлыгы – 15 катнашучы) сайлап ала. Оештыручылар әйтүенчә, быел сайлап алу турына уннан артык гариза килгән булган.

Чара тантаналы шартларда ачылгач, һәр команда үзенең визит карточкасы белән чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, конкурсның бу өлешенә катнашучылар иҗади карап, үзләренең ниләр белән шөгыльләнгәнен сөйләде, сәләтләрен күрсәтте.

Аннан соң катнашучылар "Педагогик традицияләрнең күчәкилүчәнлеген һәм татар телен һәм әдәбиятын укытуда прогрессив практика” дигән "түгәрәк өстәл" артында сөйләшүгә утырды. Аның модераторы Стәрлетамак шәһәренең 23нче күппрофильле полилингваль мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Галиева булды. "Түгәрәк өстәл" артында командаларның барлык әгъзалары да яңгыраган сорауларга кызыклы җаваплар бирде, үз тәкъдимнәрен җиткерде, ниндидер мәсьәләләрнең чишелеш юлын да эзләргә тырышты. 

Беркемне дә битараф калдырмаган җанлы сөйләшүдән  соң    укытучы-остазлар Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы студентлары каршында осталык дәресләре күрсәтсә, укучылар һәм студентлар фәнни-тикшеренү проектларын яклады.
Оештыручылар әйтүенчә, әлеге конкурсның дәрәҗәсе елдан-ел арта.

– Быелгы “Буыннар сабагы”ның Русиядә игълан ителгән "Педагог һәм остаз елы" кысаларында үтүе бигрәк тә әһәмиятле. Әлеге фестиваль-конкурсның педагогия юнәлешендә буыннар чылбырының өзелмәве, киресенчә, остаз-укытучының үз укучылары белән булган бәйләнешнең тагын да ныгуын күрсәтә. Конкурста катнашучыларның әзерлеге дә елдан-ел арта, бәйгенең дәрәҗәсе дә күтәрелә, – диде Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор, конкурсның жюри рәисе Илшат Насипов.

 “Буыннар сабагы - 2023” фестиваль-конкурсында Бүздәк районыннан килгән укытучы-остаз Ирина Ергизова, мәктәп укучысы Дарина Ергизова һәм студент Алина Сабитовадан торган команда җиңү яулады.

Берничә баллга гына аерма белән икенче урынга Дүртөйле районы Мәскәү авылыннан килгән укытучы-остаз Эльза Мөхәммәтҗанова, мәктәп укучысы Азалия Хамматханова һәм студент Юлия Мурзина командасы чыкты.
Шулай ук икенче урынны укытучы-остаз Гөлчәчәк Шәяхмәтова, мәктәп укучысы Инсаф Шәяхмәтов, студент Дилә Гомәрова командасы алды. Бу команда Авыргазы районы Талбазы авылыннан килгән иде.

Миякә районы Әнәч авылыннан килгән укытучы-остаз Светлана Ямалетдинова, мәктәп укучысы Диана Әхмәтҗанова, студент Миләүшә Рәхмәтуллина һәм Авыргазы районы Куезбаш авылыннан укытучы-остаз Гөлназ Уразбахтина, мәктәп укучысы Ивелина Уразбахтина һәм студент Альбина Уразбахтина командалары өченче урынны яулады.

Һәр катнашучыга Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасыннан, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегеннән, Республика татарларының милли-мәдәни автономиясеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Фото: Зөһрә ИСЛАМОВА.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в