-15 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 гыйнвар , 11:00

“Буыннар сабагы” башланды

Әлеге минутларда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында “Буыннар сабагы” фестиваль-конкурсы уза.

“Буыннар сабагы” башланды
“Буыннар сабагы” башланды


Конкурс өченче тапкыр оештырыла. Быелгысы "Педагог һәм остаз елы"на багышлап үткәрелә.

Фестиваль-конкурста белем бирү системасының өч баскычыннан торган командалар катнаша: укытучы-остаз, белем бирү оешмасында – урта мәктәптә яисә көллияттә укучы, Башкортстанның югары уку йортының татар бүлегендә белем алучы студент.

“Буыннар сабагы” ике турда уза. Беренче тур дистанцион рәвештә үткәрелә, анда татар телен, халыкның милли-мәдәни традицияләрен саклау, өйрәнү, патриотик тәрбия бирү буенча укытучы-остазның укыту-тәрбия, фәнни-методик, тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында 10 минутка кадәр видеоролик әзерләнә һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Буыннар сабагы» төркемендә урнаштырыла.

Студентлар һәм укучылар, татар телендә бирелгән темаларның берсен сайлап, эссе язалар. Читтән торып уздырылган тур нәтиҗәләре буенча жюри фестиваль-конкурсның икенче этабында катнашу өчен 5 команда (барлыгы – 15 катнашучы) сайлап ала.

Быел катнашучылар Бүздәк, Дүртөйле, Авыргазы, Миякә районнарыннан килгән. Фестиваль-конкурс турында тулырак “Кызыл таң” сайтында укырга мөмкин булачак.

ФОТО: Зөһрә Исламова

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в