-19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 гыйнвар , 19:00

Илнең иң зур университетларының берсе ул!

Уфа Фән һәм технологияләр университетының яңа традициясе барлыкка килде.

Илнең иң зур  университетларының берсе ул!
Илнең иң зур университетларының берсе ул!

"Бүген Уфа Фән һәм технологияләр университетының яңа традициясендә катнаштым: студентлар символы булган билетын тапшырдым. Ул Екатерина Шәймәрдановага - урыс теле буенча 100 балл җыйган һәм беренче сессияне "5"гә тапшырган информатика һәм робототехника факультетының беренче курс кызына тапшырылды.

Бүген республика югары уку йортларының һәр икенче студенты - Уфа Фән һәм технологияләр университеты студенты. Студентлар саны буенча безнең яңа зур университет Русиянең иң эре югары уку йортлары бишлегенә керде. Бер үк вакытта биредә 48 мең кеше укый. Хәзер финанслауны сизелерлек арттыруга һәм матди базаны ныгытуга өметләнәбез.

Бу, шул исәптән, тармакның һөнәри үсеше өчен дә мөһим. Бүген безнең студентлар фәнни эшләнмәләрдә, мәгариф, инновацион һәм иҗади проектларда актив катнаша.

"Киләчәк моторлары" алдынгы инженерлык мәктәбе студентларны югары технологияле компания-партнерлар белән тыгыз бәйләнештә илнең конкрет фәнни-технологик бурычларын хәл итү өчен әзерләячәге сөендерә. Безне зур эшләр һәм кызыклы проектлар көтә. Нәкъ менә сезнең ярдәм һәм талантыгыз нәтиҗәсендә, кадерле студентлар, республикабыз үсәчәк!" - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в