

Төзелә торган объектларның гомум мәйданы 146 мең кв. метрдан артык булган проект бизнес, фән һәм алдынгы белем бирүне җәлеп итү һәм интеграцияләү мәйданчыгы булачак. Андрей Назаров искәрткәнчә, узган елның 14 декабрендә әлеге проект буенча концессион килешү имзаланган. Башкортстан агымдагы ел азагына кадәр проектның беренче чиратын – «IQ-парк»ны файдалануга тапшырырга тиеш.
- Кампус төзү-җиңел бурыч түгел, әмма ул безнең көчебездән килә. Әлеге йөкләмәләрне үтәү кысаларында җир-милек мәсьәләләрен хәл итәргә, проект документларына төзәтмәләр кертергә, функциональ тутыруны билгеләргә һәм концессионерга «IQ-парк» тапшырырга кирәк, – дип ассызыклады Министрлар кабинеты җитәкчесе. - Моннан тыш, вузара студентлар кампусы проектының презентациясен әзерләргә кирәк.
Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге кампусы студентларның һәм шәһәр халкының җәлеп итү ноктасы булачак, Башкортстанда югары белем бирүнең җәлеп итүчәнлеген һәм конкуренциягә сәләтлелеген арттырачак, мәгариф экспорты аша да яшь талантларны җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.
Кампусны функциональ тутыру һәм җиһазлау буенча тәкъдимнәр белән мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская, Уфа шәһәре мэры Ратмир Мәүлиев һәм вуз ректорлары чыгыш ясадылар.
Торак корпусларның сәнгати образы-Башкортстан символы курай чәчәге образының прототибы. Аудитория - лаборатория блогы - стилобат- -тамыр системасын, җир белән бәйләнешне, тотрыклылыкны һәм фән монументальлеген күрсәтә. Проектлана торган кампусның җир кишәрлегенең мәйданы 4,85 га тәшкил итә.
Киңәшмәне тәмамлап, Андрей Назаров, кампусның бурычы - төбәкнең фәнни һәм мәгариф ресурсларының үзәк ноктасы, бөтен дөнья студентларын һәм яшь галимнәрен җәлеп итү урыны, алдынгы техник чишелешләрне һәм бизнес-идеяләрне җыю, анализлау һәм гамәлгә кертү үзәге булу, дип ассызыклады.