-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2023, 14:45

Осталарны һөнәри бәйге ачыклады

Әлшәй районында педагогларның һөнәри конкурсына йомгак ясап, бәйгедә җиңүчеләрне тантаналы шартларда тәбрикләделәр

Осталарны һөнәри бәйге ачыклады
Осталарны һөнәри бәйге ачыклады

Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән агымдагы ел “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде. Бу юнәлештә Әлшәй районында да тәүге ныклы адымнар ясалды, дип әйтергә ныклы нигез бар. Төбәк дәрәҗәсендә “Педагог һәм остаз елы”на старт бирелде, бу юнәлештә тоташ район күләмендә чаралар планы төзелеп гамәлгә куелды.
Педагогларның быелгы һөнәри осталык бәйгесен исә төбәктә бу җәһәттән оештырылган чараларның иң тәүгесе сыйфатында кабул итәргә була.

Һөнәри бәйгедә быел районның барлык төбәкләреннән 46 мәгариф белгече катнашты.Яшь аерымлыкларына карамастан, аларның күпчелеген остазлар буларак та билгеләргә мөмкин. Мәгариф өлкәсе хәзер күп тармаклы, аңа, гомуми мәктәпләр белән бергә, мәктәпкәчә, янә өстәмә белем бирү учреждениеләре дә керә. Шуңа да бәйгедә осталыкка имтихан тотучылар даирәсе шактый киң булды.

Һөнәри бәйгегә йомгак ясау тантанасының быел Раевка гимназиясендә оештырылуы очраклы түгел. Әлшәй район Советы рәисе, төбәк мәгарифенә гомерен багышлаган легендар директор Сергей Николаевич Колеганов җитәкчелек иткән гимназия районның гомуми белем бирү юнәлешендәге әйдәүче уку йортларының берсе санала. Гимназия җитәкчелеге, педагогия коллективының конкурсның муниципаль этабын йомгаклау бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрүгә зур тырышлык салуын да билгеләп үтик.

Педагоглар һөнәри бәйгесенең янә бер якты бизәге – мондый дәрәҗәдәге чараларның 30 еллык юбилее. Тарихтан билгеле булуынча, төбәкнең иң яхшы укытучысын ачыклау буенча конкурс Әлшәй районында республикада беренчеләрдән булып 1993 елда үткәрелә. Бу җәһәттән шуны да күрсәтү урынлы – әлеге бәйгедә ул чакта Ташлы мәктәбе укытучысы Дамир Мостафин җиңеп чыга һәм аңа Әлшәй данын республика күләмендә яклау йөкләтелә.

Бу уңайдан хатирәләрне яңартып, чарада тәбрикләү чыгышында Әлшәй районы хакимияте башлыгы педагог хезмәтенең хәзерге чорда да дәүләт дәрәҗәсендә әһәмиятен югалтмавын билгеләде, шушы максатта мәгариф өчен кадрлар әзерләү көнүзәк булып калуын ассызыклады. Һөнәри осталык бәйгеләре бу юнәлештә гаять зур эш башкара, дип басым ясады Дамир Радик улы.

Әлшәйдәге һөнәри осталык бәйгесе дистәгә якын педагогик юнәлешне иңләде. Атап әйткәндә, мәктәпкәчә белем бирү номинациясендә районның 4 балалар бакчасы вәкилләре чыгыш ясады, алар арасында район үзәгенең 4нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Альбина Вәлиәхмәтова һәм Ризида Йомагуҗина дипломнар белән бүләкләнде. “Мәктәпкәчә белем бирү ел педагогы-2023” исеменә 6нчы балалар бакчасыннан Айгөл Сафина лаек булды.

Быелгы конкурста “Башкорт телен өйрәнү буенча мәктәпкәчә белем бирү ел педагогы” һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” номинацияләре булдырылды. Югары исемнәр 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Әминә Ризванова һәм 4нче мәктәп укытучысы Әлфинур Баймөхәммәтовага бирелде.

Төбәкнең мәгариф өлкәсе яшь белгечләр исәбенә тулылануын дәвам итә. Юлия Ганиева Трунтаиш мәктәбендә хезмәт юлын үткән елда башлаган иде. Тәҗрибә белән бергә яшь белгечкә танылу да килә – һөнәри осталык бәйгесендә ул “Елның яшь укытучысы-2023” номинациясендә билгеләнде.

Педагоглар осталык бәйгесенең иң абруйлы дәрәҗәсе булып “Ел укытучысы-2023” номинациясе торды, бу мактаулы исем өчен быел 5 педагог көрәште. Җиңүче булып хаклы рәвештә Раевка гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илвир Хәкимов танылды. Чагыштырмача яшь белгечнең хезмәт биографиясе зурдан түгел - М. Акмулла исемендәге педагогия университетын тәмамлагач, һөнәре буенча Уфада эшләп ала, аннары тормыш юлын туган ягы белән бәйләргә була. Гимназиядә ике ел эшләсә дә, максатчан укытучының коллективта абруй яулап, үз кешегә әверелүе аңа ышанычның артуы турында сөйли.

Фото: Фәнүр Гыйльманов.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: