

Башкортстанда былтыр “Мәгарифнең мәктәп системаларын модернизацияләү” программасы буенча 63 мәктәп бинасы ремонтланган. Түбәләрне алыштырдылар, сыйныфларны һәм спорт залларын тәртипкә китерделәр. Моның өчен 3,5 миллиард сум бүлеп бирелде, шуның 2,9 миллиард сумы – федераль, 600 миллион сумы республика бюджетыннан.
Агымдагы елда республикада бу программага 77 мәктәп эләгә, аларда ремонт өчен 4,3 миллиард сум акча каралган, шуларның 3,6 миллиард сумы – федераль һәм 700 миллион сумы республика бюджетыннан.
— Суммасы бик зур, республикага миллиардлар килә. Заявкалар җыелган, ремонт таләп ителә торган объектлар сайланган. Катгый сроклар билгеләнде. Хәзер муниципаль контрактлар төзелә. Барысы да балаларыбызны якты сыйныфларга җибәрерлек итеп эшләргә ниятли, — дип ассызыклады мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Министр сүзләренчә, мәктәпне капиталь ремонтлау өчен подрядчы оешманы сайлау белән бергә муниципалитет төзелеш күзәтчелегенә контракт төзи. Ата-аналар да ремонт эшләрен контрольдә тоталар.
— Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы, чыннан да, халыкчан булып китте. Чөнки ата-аналар да, балалар да дизайнер проектларында катнашты һәм барлык этапларда эшне контрольдә тотты, — дип билгеләп үтте Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.
Федераль программа мәктәп биналарын ремонтлау белән бергә кирәкле мәктәп җиһазларын сатып алуны һәм укытучыларның квалификациясен күтәрүне күздә тота.
Фото: static.mk.ru