Русия Президенты Владимир Путин Указы белән 2023 ел илдә “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде. Ел тематикасына анонс ясап, Президент “педагогик эшнең әһәмияте бик мөһим, һәм, барыннан да элек, укытучы хезмәтенең иҗтимагый әһәмиятен тану күзлегеннән, күп нәрсә эшләнергә тиеш”, дип билгеләп үтте. Галим һәм язучы Суфиян Поварисовның “Укытучылар тырышлыгы — ил бавыры ныклыгы!” дигән канатлы сүзләре дә агымдагы елның девизы булырлык.
Башкортстан өчен “Педагог һәм остаз елы” узган елда республикада игълан ителгән “Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы”ның дәвамы булачак. Республикада тематик ел кысаларында педагоглар өчен бик күп файдалы чаралар планлаштырылган, әмма иң мөһиме – укытучыларның югары статусын һәм аларның хезмәтенең гаять зур әһәмиятен тану.
Башкортстанда белем бирү учреждениеләре эшен камилләштерү, педагог һөнәре абруен күтәрү буенча системалы эш алып барыла. Соңгы өч елда, шул исәптән “Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы” кысаларында да, тормышка ашырылган чаралар мәгарифнең матди-техник базасын җитди ныгытырга мөмкинлек бирде. Бу чорда республиканың 60 колледжы базасында 188 заманча остаханә булдырылган.
Республикада алдынгы һөнәри әзерлек үзәкләре барлыкка киләчәк, медицина колледжлары филиаллары челтәре булдырылды, колледжларны капиталь ремонтлау программасы башланды. Узган елда ярты миллиард сумга 11 бина ремонтланган. 4 ел эчендә 90 колледжның һәм Кадрларны алдан һөнәри әзерләү үзәге биналарын һәм тулай торакларын ремонтлауга республика бюджетыннан 700 миллион сумнан артык акча бүленгән.
Моннан тыш, узган елда талантлы студентлар өчен стипендияләр санын һәм күләмен арттырдылар (107дән – 150 кешегә, 2300дән – 4900 сумга кадәр). Яшьләр үзләре дә төрле һөнәри конкурсларда актив катнашты.
“Гомумән, безнең яшьләр булдыра, һөнәри осталык чемпионатларында уңышлы чыгыш ясый. 2022 елда республика командасы медальләр саны буенча Топ-5кә керде. Шундый мөһим уңышлар артында зур хезмәт тора, шул исәптән осталар һәм остазларның да”, — дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Югары уку йортлары, колледжлар һәм мәктәпләрнең матди базасын, укучылар һәм студентларның компетенцияләрен үстереп, белем бирү процессының мөһим субъекты — педагог турында онытырга хакыбыз юк. Укытучылар һәм яшьләрнең остазлары башкарган эшнең мөһимлеге турында онытырга ярамый, шуңа күрә 2023 елны федераль дәрәҗәдә Педагог һәм остаз елы дип игълан итү — үз вакытында эшләнгән адым. Безнең республикада бу узган елда башланган күп кенә уңай тенденцияләрне һәм практик эшләнмәләрне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстанда, бөтен илдәге кебек үк, укытучыларның, педагогларның, остазларның абруен һәм статусын ныгыту, аларга матди ярдәм итү буенча эзлекле чаралар тормышка ашырылып килә. Быелгы ел бу эшкә тагын да ныграк тотыну өчен яхшы сәбәп. Әйтергә кирәк, республикада педагоглар өчен уңайлы шартлар тудырырга омтылалар. Бу уңайдан, Дәүләт җыелышы-Корылтай укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү турында закон проекты әзерләгән иде, шуннан соң бу проблема белән федераль дәрәҗәдә җитди шөгыльләнделәр. Республиканың авыл укытучылары республика бюджетыннан грант ярдәме, “Авыл тренеры” программасы кысаларында тренерлар бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә акча ала.
Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елда 25 яшь авыл укытучысы — 690 мең сум күләмендә грант, 44 укытучы “Авыл укытучысы” федераль программасы кысаларында 1 миллион сум күләмендә ярдәм алган. Беренче тапкыр колледж укытучыларына, производствога өйрәтү осталарына 690 мең сум күләмендә 10 грант тапшырылды. Агымдагы елда 150 яшь авыл укытучысы 690 мең сум күләмендә акча алачак. Педагогларга шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыту мөмкинлеге бирелә, ә авыл укытучылары өчен коммуналь түләүләр буенча ташламаларны арттырырга планлаштыралар.
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Педагог һәм остаз елы”н ачуга багышланган тантаналы чара узды. “Русиянең киләчәк буыны укытучысы” бәйрәм концерты тематик елны ачуга һәм БДПУның 56 еллыгына багышланды. Видеомөрәҗәгать белән Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов чыгыш ясады.
Башкортстан Башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы Алексей Дербеко җыелучыларны республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламләде һәм “Педагог һәм остаз елы” башлану белән котлады. “Бу елның бурычы — укытучыларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтү һәм яшьләрнең педагогикага карата кызыксынуын арттыру. Чыннан да, Башкортстанда “Педагог һәм остаз елы” чараларга бай булырга вәгъдә итә, республика дәрәҗәсендә 53 чара уздыру планлаштырыла. Алар арасында 13 һөнәри осталык конкурсы, фәнни-гамәли конференцияләр, форумнар, фестивальләр бар. Уфада беренче укытучыга һәйкәл һәм Башкортстан Республикасы мәгарифен үстерү тарихының яңартылган музеен ачу планлаштырыла. Иң яхшы остазларны һәм педагогларны хөрмәтләүгә, Урта һөнәри белем бирү көненә һәм башкаларга багышланган тантаналы чаралар үткәрү каралган. Республика телеканалларында “Безнең заман герое” педагогик хезмәткәрләр, ”Минем һөнәрем — укытучы” педагог һөнәре турында телетапшырулар узачак, — дип ассызыклады ул.
Башкортстан вузлары ректорлары советы рәисе, М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов барысын да университетка нигез салыну көне белән котлады. Бәйрәм чарасы кысаларында Башкорт дәүләт педагогия университеты студентларына Русия Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләрен тапшыру тантанасы булды. Шулай ук БДПУның профессор-укытучылар корпусы хезмәткәрләренә һәм вәкилләренә республика Башлыгының, Дәүләт җыелышы-Корылтайның, Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фото: М. Акмулла исемендәге БДПУ.