+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 февраль 2023, 05:05

“Бишле” алдыңмы, әллә “егерме”леме?

Мәктәп системасы төрле илләрдә төрлечә корылган.

“Бишле” алдыңмы, әллә “егерме”леме?“Бишле” алдыңмы, әллә “егерме”леме?
“Бишле” алдыңмы, әллә “егерме”леме?

Русия мәктәпләрендә белем өчен билгенең биш баллы система белән бәяләнүен һәркем белә. Француз мәктәпләрендә исә укучыларның белемен бәяләү өчен егерме балл кулланыла.

Мәктәп алыштыру

Бездә еш кына бала 11 ел буе бер мәктәптә укый, аны кирәк булганда гына алыштыра, мәсәлән, башка яшәү урынына күченгәндә. Башка илләрдә башлангыч, урта һәм югары мәктәпләр — аерым уку йортлары.

Уку елы кайчан башлана?

Япониядә уку елы сентябрьдә түгел, апрельдә башлана. Японнар бу вакытны илнең төп символы — сакура чәчәк ату чоры белән бәйли. Бу яңарыш һәм тормышта мөһим вакыйгаларның башлануын аңлата. Һәр япон кешесе өчен белем алу— бик изге нәрсә.

Үзгәрешләрдән курыкмас өчен...

Италия укучылары 13 ел укый, башлангыч мәктәптәге беренче биш елдан соң алар урта мәктәпкә күчә. Хәтта кечкенә шәһәрләрдә дә алар элекке сыйныфташларын очратмый. Мондый система баланы үзгәрешләрдән курыкмаска һәм яңа шартларга җайлашырга өйрәтә дип санала.

14 яшендә укучылар үзләренең һөнәри сайлавы нигезендә лицейга күчә: күп кенә ата-аналар һәм укытучылар фикеренчә, мондый яшьтә һөнәр сайларга иртәрәк, әмма бу системаны әлегә үзгәртергә планлаштырмыйлар.

Иң тырыш укучылар кайда яши?

Кытайда җәйге каникуллар нибары бер ай дәвам итә, ә уку программасы башлангыч сыйныфлардан ук бик катлаулы һәм бай эчтәлекле. Укучылар иртәнге 5тә тора һәм 8гә кадәр мөстәкыйль шөгыльләнә, сәгать көндезге дүрткә кадәр — дәресләр, аннары кичке тугызга кадәр өстәмә дәресләр дәвам итә. Мондый ритмга һәр өлкән кеше дә түзә алмас иде.

30ар ел белем алучы студентлар да бар

Греция вузлары студентлары бик иркенләп укырга өйрәнгән. Аларга зур ташламалар җыелмасы бирелә, шуңа да күпчелек студентлар укуны 30 елга кадәр сузарга мөмкин. Алар тулысынча бушлай белем, медицина ярдәме, туклану, юл йөрүгә ташламалар һәм башка өстенлекләр ала.

Иң күп укучылы мәктәп

2003-04 уку елында бер мәктәптә укучылар саны буенча дөнья рекорды куелган. Һиндстандагы Монтессори мәктәбенә 28 мең бала укырга килгән.

Иң борынгы уку йорты

Дөньяның иң борынгы университеты Мароккода урнашкан. Бу Карауин югары уку йортына 859 елда нигез салынган.

Белем дәрәҗәсе кайда түбән?

Дөньядагы 22 илдә халыкның яртысыннан күбрәге грамоталы түгел, шуларның 15е Африкада. Белемсез халыкның күпчелеге Сомалида — биредә укымаган кешеләрнең саны 70 процентка якынлаша.

Иң борынгы парта

Иң борынгы мәктәп партасы Яңарыш чорында уйлап табылган. Тышкы яктан ул заманча үрнәкләрдән аз аерылып торган: бу өстәл белән тоташтырылган эскәмия була. XIX гасырда Русия офтальмологы Федор Эрисман тырышлыгы белән парталар камилләштерелә, физиологик һәм гигиена таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртелә.

Шаккатмалы йола

Бу чара — Гарвард уку йортын тәмамлаучылар өчен нормаль күренеш. Чыгарылыш имтиханнары алдыннан төнлә һәр студент ялангач килеш университет оркестры музыкасы астында уку йортын әйләнеп йөгереп чыгарга тиеш. Мондый традицияләр барлык эре Европа югары уку йортларында гасырлар дәвамында килә һәм әле дә үтәлә.

Бердәнбер институт

А. М. Горький исемендәге әдәбият институты — студентларны югары нәфис әсәрләр иҗат итәргә өйрәтүче бердәнбер югары уку йорты. Институт кампусы Мәскәү үзәгендә урнашкан. Студентлар шигърият, проза өйрәнә, ә югары уку йортын тәмамлагач, “Әдәби хезмәткәр” белгечлеген ала.

 Бу һөнәр популярлык рейтингында бер тапкыр да күренмәсә дә, абитуриентлар арасында конкурс югары — бер урынга 20гә якын кеше. Әдәбият институтында кайчандыр танылган язучылар Константин Симонов, Евгений Замятин, Борис Заходер һәм башкалар укыган.

Европа чемпионатында беренче җиңү

2018 елда Русия колледжлары студентлары командасы “EuroSkills” һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында беренче тапкыр җиңү яулады. Бу — 40 компетенция буенча абруйлы эшче һөнәрләр конкурсы. Алар арасында веб-эшләнмә, эретеп ябыштыру технологияләре, электромонтаж , ландшафт дизайны, чәчтараш сәнгате һәм башка һөнәрләр бар.

Русия триумфаторлары барлыгы 19 медаль яулады. Русиядән иң яхшы вәкил — Самара колледжы студенты. Ул "ЧПУ станокларында фрезер эшләре" компетенциясендә алтын медаль алды.

Репетиторларга да түләргә була

Хөкүмәт ана капиталын куллану мөмкинлекләрен киңәйтте. Хәзер әлеге акчалар ярдәмендә шәхси балалар бакчалары, мәктәпләр һәм репетиторлар күрсәткән белем бирү хезмәтләре өчен түләргә мөмкин булачак (аларның белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булган очракта).

Ана капиталы акчасыннан түләү өчен ата-аналар, хезмәт күрсәтү бәясен исәпләп, Пенсия фондына гариза һәм шәхси эшкуар белән төзелгән килешү бирергә тиеш. Бу Күпфункцияле үзәктә, Пенсия фонды бүлегендә яисә аның сайтында, шулай ук “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша эшләнергә мөмкин.

 

Фото: rektor.ru 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас