Башкортстаннан башлангыч сыйныфлар укытучысы Зимфира Йосыпова Сыйныф җитәкчеләре форумының 23 амбассадоры исемлегенә керде. Аларны Русиядә игълан ителгән "Педагог һәм остаз елы"на сайладылар. Алар арасында мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләре, колледж һәм лицей төркемнәре кураторлары да бар. Педагогларның бурычы – коллегалары арасында форумның максатларын һәм бурычларын аңлату.
Зимфира Йосыпова Республика инвалид балаларга дистанцион белем бирү үзәгендә эшли, ул былтыр узган Сыйныф җитәкчеләре форумында катнашты.
Форумда катнашучыларны "ВКонтакте" социаль челтәрендәге паблик берләштерә. Монда алар актуаль проблемалар турында сөйләшә, тәҗрибә уртаклаша, экспертлар һәм берләшмәдә катнашучылар белән туры эфирлар үткәрә. Пабликта —111 меңнән артык кеше.
Сыйныф җитәкчеләре форумы амбассадорларын 1 елга сайлыйлар. Бу вакыт эчендә алар көндезге һәм онлайн-чаралар үткәрә, социаль челтәрләрдә һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында форум эше турында сөйли.
Исегезгә төшерәбез: Сыйныф җитәкчеләре форумы ел саен Мәскәүдә уза. Узган елда форум Русиянең 89 төбәгеннән һәм Байконур шәһәреннән (Казахстан) 1300 сыйныф җитәкчесен һәм урта һөнәри белем бирү төркемнәре кураторын җыйды. Форум эшендә Башкортстаннан 20 укытучы катнашты.