Педагог һәм остаз елы
Бүген республика мәктәпләрендә барлык җаны белән укытучылык эшенә бирелеп, укучыларының тормышы өчен борчылып яшәүче педагоглар байтак. Тик хәзерге заман укытучысына тирән гыйлемле, төпле акыллы булу гына җитми, ул заман белән бергә атларга һәм рухи яктан көчле булырга тиеш.
Педагоглар өчен әһәмиятле булган “Башкортстанның ел укытучысы” республика бәйгесенә дә нәкъ шундый көчле рухлы, берсеннән-берсе кыюрак укытучылар килә. Алар барысы да — һөнәренә тугры, заманча педагогик технологияләрне кулланып эшләүче, укытуның, тәрбия бирүнең сыйфатын яхшыртуга күп көч салучы кешеләр. Узган елда “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә 13 мөгаллимә катнашты. Дүртөйле, Туймазы, Балтач, Борай, Миякә, Илеш, Яңавыл, Күгәрчен, Кыйгы, Кушнаренко, Әлшәй районнарының, Октябрьский, Нефтекама шәһәрләренең иң алдынгы карашлы педагоглары килгән иде. Республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып Дүртөйле районының Исмаел мәктәбеннән Ләйсән Морзаева танылды. Укытучылар бәйрәме якынлашкан көннәрдә без, иң яхшы мөгаллимә эшләгән мәктәптә булып, аның укучылары, эшләгән коллективы һәм үзе белән якыннан танышып кайттык.
Шунысы кызыклы: тынгысыз педагоглар беркайчан да тик тормый, аларның тәүлектәге һәр сәгате, мәктәптәге һәр минуты алдан билгеләнгән, бихисап эшләр белән тулы була. Кыю, җитез, эше өчен янып торучы Ләйсән Имаметдин кызы да, сыйныф җитәкчесе буларак, тугызынчыларның укудагы уңышлары белән бүлешә, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары буларак, бихисап чаралар, 209 укучы белем алучы мәктәпнең көндәлек тормышы турында сөйли, балаларга туган тел серләрен төшендерүче мөгаллимә төп дәүләт имтиханында 12 укучысының татар телен сайлавына горурлануын яшерми. Шул ук вакытта тынгысыз мөгаллимә Казанда узачак җитди бәйгегә дә әзерлекне башлаган һәм анда да сынатмаска уйлый.
— Булачак һөнәргә салыначак сыйфатлар балачакта, әти-әни канаты астында булганда ук бөреләнә башлый, дисәк, һич хата булмас. Төбәкнең иң яхшы укытучысы булу өчен нинди юл үтәргә кирәк? — дип кызыксынам.
— Кайчандыр үзем белем алган мәктәптә 14 ел эшлим, башта — инглиз теленнән, хәзер 9 ел инде татар теле һәм әдәбиятыннан укытам. Мин хезмәт сөюче, кешеләргә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булган әти-әни тәрбиясендә, тату гаиләдә үстем. Әтием Имаметдин Абзалетдин улы Агыйдел елгачылык оешмасында баш энергетик булып эшләде, әнием Сәкинә Тәүзих кызы оста куллы икмәк пешерүче булды, авылдашларны күпереп пешкән икмәк, камыр ризыклары белән сыйлап сөендерде. Алар энем Рөстәм белән миндә дөньяда яшәү өчен иң кирәкле булган кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләргә тырышты. Шунысы кызыклы: балачактан милиция формасы киеп йөрергә, үскәч нәкъ шушы һөнәрне сайларга хыяллана идем. Татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Мәмдүдә апабызның бик тәмле, кызыклы итеп дәрес аңлатуы күңелгә сеңеп баргандыр, күрәсең. Мәктәптән кайткач, өйдә курчакларны тезеп утыртып, татар теле дәресе укытам. Әниләр миннән: “Кызым, мәктәптә татар теле белән әдәбиятыннан башка дәрес укытмыйлармы әллә?” — дип сорыйлар икән. “Татар теленнән башка дәресләр юк бездә”, — дип җавап бирә торган булганмын, — дип елмаеп искә ала ул.
7нче сыйныфта укыганда Ләйсән укытучысы Мәмдүдә Әхмәдуллина җитәкчелегендә район, республика конкурсларына йөри башлый. Җиңү яулап кайткан кыз, чәмләнеп, алдагы ярышларга әзерләнә. Сыйныфташы Рамил Шәйниязов белән бергә республика олимпиадаларында призлы урыннар алып кайталар, мәктәп тормышының эчендә кайныйлар, авыл клубында узган чараларда да актив катнашалар, концертларда алып баручы булалар. Алга китеп, шуны да әйтик: Рамил белән Ләйсән икесе дә Башкорт дәүләт педагогия университетына укырга керә. Вуздан соң Рамил — милиционер, ә Ләйсән укытучы һөнәрен сайлый.
— 11нче сыйныфта укыганда Казанда төбәкара олимпиадада беренче урын алдым һәм миңа Казан дәүләт университетының журналистика факультетына имтихансыз гына укырга керү мөмкинлеге бирелде. Бәйгегә әзерләгән укытучым Мәмдүдә Флүр кызына татар теле кабинеты җиһазлары бүләк иттеләр. Бүген дә укучыларым белән шул күркәм кабинетта шөгыльләнәбез. Ә ул чакта милиционер булу теләгем тормышка ашмый калды. Безнең гаиләдә әти сүзе һәрчак көчле булды. “Кызлар милиционер булмый, укытучы һөнәрен сайла, кызым”, — диде әти. Һәм мин, сыйныфташларым кебек үк, Уфага юлландым, БДПУның татар-инглиз теле бүлегенә укырга кердем. Шулай ук, укытучы һөнәрен сайлауга уңай этәргеч ясаган кеше — ул минем яраткан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәмдүдә Флүр кызы да булгандыр. Ул, үзенең эшенә бирелгән кеше буларак, туган телгә мәхәббәт уятты, аның сихри матурлыгын балалар йөрәгенә җиткерә белде.
Югары уку йортын тәмамлагач, Ләйсән туган мәктәбенә эшкә кайта. Юрий Фирдәвис улы белән гаилә корып яши башлагач, яшь укытучының тормышында иң шатлыклы мизгелләр башлана. Яшь гаиләгә ямь өстәп, башта — кызлары Сабина, аннары уллары Никита дөньяга килә. Балалар да, әти-әниләре кебек, тырыш, чәмле, актив булып үсә. Бүген 9нчы сыйныфта белем алучы Сабина музыка белән мавыга, фортепианода бик оста уйный. Никита 4нче сыйныфта укый, ул самбо белән кызыксына. Алар икесе дә биергә ярата, Исмаел сәнгать мәктәбенең бию түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Гаиләнең көчле терәге Юрий Фирдәвис улы теплоходта капитан булып эшли. “Без гаиләбез белән мәктәптә яшәгән кебек, көнебез монда үтә. Ярдәм кирәк булса, шунда ук әтиебез дә килеп җитә, чаралар үткәргәндә дә аның ярдәменнән башка булмый”, — дип елмая Ләйсән.
— “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә катнашу теләге күптән килә идеме? Бәйгегә әзерлек вакытында ярдәмчеләр булдымы?
— “Ел укытучысы” конкурсы минем тормышымда иң чагу вакыйга булып истә калачак. Анда катнашу теләге булса да, гел кичектереп килдем. Бәйгедә Дүртөйле районы укытучысы катнашканда ярдәмче төркемдә булдым. Шунда чыныгу үттем, конкурста катнашу теләге дә туды. Коллектив та, дусларым да, район методик берләшмәсе җитәкчеләре дә, катнашырга кирәк, син булдырасың, дип, хуплап торды. Быелгы ел минем өчен авыр башланды, әтиемне югалттым. Ул тормышта минем зур терәгем булды, соңгы елларда мәктәптә сакчы булып торды, барлык эшне дә эшләде, кулыннан килмәгән эш юк иде. Мин үзем дә әтиемә охшаганмын, аның кебек озын буйлы, холкым да аныкы, ул бик мәрхәмәтле, туган җанлы кеше иде. Бу авыр югалтудан соң, конкурска бармаска да уйлаган идем. Ләкин, син әтиең хакына катнашырга һәм җиңәргә тиеш, дип, көч биреп торучы якын кешеләрем булды. Һәм, чыннан да, мәртәбәле бәйгедә җиңүемне аңа багышладым. Бу бәйгегә әзерләнгәндә идеяләр, фикерләр ташкын кебек килеп торды, кайчагында үзем дә шаккатып куям. Мәктәптә дә, өйдә дә әзерләнәбез, этаплар арасы көн аралаш барды, шуңа да төнлә йокламадык та кебек ул чакта. Әзерлек барышында укытучым Мәмдүдә Флүр кызы Әхмәдуллина, коллегаларым Альбина Рәдүс кызы Фазлыева, Раилә Рамил кызы Хәкимова зур ярдәмчеләрем булды. Район мәгариф бүлегенең методик берләшмәсе җитәкчесе Заһидә Харис кызы Камалова киңәшләрен биреп, минем җиңүемә ышанып торды. Остазыма да, коллегаларыма да, район мәгариф бүлегенә чиксез рәхмәтлемен, бу җиңүдә аларның өлеше зур, — ди Ләйсән Имаметдин кызы.
— Конкурсның кайсы туры бик катлаулы тоелды? — дип кызыксынам.
— Бәйгенең һәр этабы бик катлаулы, һәрберсенә җентекләп, барлык көчне салып әзерләнергә туры килде. Шулай да осталык дәресе бик куркытса да, җиңел үтте. Әлбәттә, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белән бергә оештырылган “Матбугат конференциясе”ндә катнашу җитди әзерлек таләп итте. Бу сынау финалга чыккан педагогларның лидерлык сыйфатларын, мәгариф үсеше юнәлешләрен ничек аңлавын һәм бу өлкәдәге поблемаларны хәл итү юлларын күзаллавын ачыклауга юнәлтелгән иде. Без, татар теле укытучылары, бу сынауда да сынатмаска тырыштык.
Ләйсән Имаметдин кызы укытучыларга мондый әһәмиятле бәйгеләрдә катнашырга киңәш итә. Ул үзе дә конкурстан зур тәҗрибә туплап, укучылары белән дәрестә кулланырлык яңалыклар алып кайтуына бик сөенә.
Бүген туган тел укытучылары алдында — укучыларда туган телне өйрәнүгә теләк уяту, аларның фикерләү сәләтен, сөйләм осталыгын, иҗади күзаллау мөмкинлеген арттыру, халкыбыз тарихына, гореф-гадәтләренә ихтирам һәм сөю тәрбияләү кебек бик җитди бурычлар тора.
Әлбәттә, укытучының хезмәте, укучыларга белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, аларны төрле өстәмә чараларга, түгәрәкләргә җәлеп итү, иҗат, эзләнү эшләре белән шөгыльләнергә өйрәтү дә көн таләбендә булырга тиеш. Әнә шул очракта гына балалар сине үз итә, аңлый һәм хөрмәт белән карый.
“Сыйныф җитәкчебез гади, ихлас, аның белән без теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшә алабыз, борчыган сорауларыбызны бирәбез, ул һәрвакыт киңәшләрен бирә”, —ди тугызынчы сыйныф укучылары.
Ә укытучы апалары һәр укучысының тормышта үз урынын табып, туган телен хөрмәт итүче кешеләр булып калуына ышана. Укытучы хезмәтенә моннан да зуррак бәя юктыр кебек.
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.