+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 февраль 2023, 13:25

Осталарны бәйге ачыклый

Әлшәй районында укытучыларның һөнәри конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләделәр.

Осталарны бәйге ачыклыйОсталарны бәйге ачыклый
Осталарны бәйге ачыклый

Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән агымдагы ел “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде. Шуңа бәйле, электән үк остаз буларак танылу алган мәгариф хезмәткәрләренең дәрәҗәсе һәм абруе яңа биеклеккә күтәрелүе табигый. Бу күзлектән караганда, 2023 елның мәктәпләр, барча мәгариф учреждениеләре тормышында вакыйгаларга гаять бай булачагы төсмерләнә. Атап әйткәндә, ил һәм республика дәрәҗәсендә һөнәри форумнар, фестивальләр, бәйгеләр үткәрү планлаштырыла, кыскасы, мәгариф тормышы төрле төсләрдә балкып, бу өлкәдә остазлык мәсьәләләренә игътибар артачак. Максатлы елның үзенчәлеге сыйфатында башлангыч сыйныфлар педагоглары арасында “Беренче укытучы” конкурсы оештырылачагын күрсәтү дә мөһим.

Бу юнәлештә Әлшәй районында да тәүге ныклы адымнар ясалды, дип әйтергә төпле нигез бар. Төбәк дәрәҗә­сендә “Педагог һәм остаз елы”на старт бирелде, бу юнәлештә тоташ район кү­ләмендә чаралар планы төзелеп, гамәлгә куелды.
Педагогларның быелгы һөнәри осталык бәйгесен исә төбәктә бу җәһәттән оештырылган чараларның иң тәүгесе сыйфатында кабул итәргә була. Моңарчы тупланган тәҗрибә нигезендә, педагог­ларның район конкурсы ике турда үтте. Аларның үзенчә­лекләре турында Әлшәй районы хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә Чупова түбәндәгеләрне сөйләде:
– Һөнәри бәйгедә быел районның барлык төбәкләрен­нән 46 мәгариф белгече катнашты, – диде ул. – Аларның күпчелеген остазлар буларак та билгеләргә мөмкин. Мә­гариф өлкәсе хәзер күптар­маклы, аңа мәктәпләр белән бергә, мәктәпкәчә, янә дә өстәмә белем бирү учрежде­ниеләре дә керә. Шуңа да бәйгедә осталыкка имтихан тотучылар даирәсе киң. Конкурс шушы юнәлештә иң осталарны ачыклады. Бәйгенең беренче өлешендә анда катнашучылар ачык дәресләр биреп кенә калмыйча, аларны үзара җентекле тикшерде, сыйныфтан тыш чаралар оештырды, икенче турда исә осталык дәресләре үткәрде, белем бирү проектларын тәкъдим итте, “түгәрәк өстәл”дә фикер алышуларда катнашты. Бу җәһәттән шуны аерым билгелисе килә: конкурсантларның барысы да биремнәрне үтәгән­дә иҗади караш, югары педагогик осталык күрсәтте.
Һөнәри бәйгегә йомгак ясау тантанасының быел Раевка гимназиясендә оештырылуы очраклы түгел. Әлшәй район Советы рәисе, төбәк мәгари­фенә гомерен багышлаган легендар директор Сергей Николаевич Колеганов җитәкче­лек иткән гимназия районның гомуми белем бирү юнәле­шендәге әйдәүче уку йорт­ларының берсе санала. Гимназия җитәкчелеге, педагогия коллективының кон­курсның муниципаль этабын йомгаклау бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрүгә зур тырышлык салуын да билгеләп үтик, чөнки чара оештыру һәм музыкаль яктан яхшы бизәлүе, укучыларның үзенчәлекле чыгышлары белән аерылып торды.
Педагоглар һөнәри бәйге­се­нең янә бер якты бизәге – мондый дәрәҗәдәге чаралар­ның 30 еллык юбилее. Тарихтан билгеле булуынча, төбәк­нең иң яхшы укытучысын ачык­лау буенча конкурс Әлшәй районында республикада беренчеләрдән булып 1993 елда үткәрелә. Бу җәһәттән шуны да күрсәтү урынлы – әлеге бәйгедә ул чакта Ташлы мәктәбе укытучысы Дамир Мостафин җиңеп чыга һәм аңа Әлшәй данын республика күләмендә яклау йөкләтелә.
Бу уңайдан хатирәләрне яңартып, чарада тәбрикләү чыгышында Әлшәй районы хакимияте башлыгы педагог хезмәтенең хәзерге чорда да дәүләт дәрәҗәсендә әһәмия­тен югалтмавын билгеләде, шушы максатта мәгариф өчен кадрлар әзерләү көнүзәк булып калуын ассызыклады. Һөнәри осталык бәйгеләре бу юнәлештә гаять зур эш башкара, дип басым ясады Дамир Радик улы.
Гомумән, мәгариф өлкәсе – тулысы белән район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Моны чарада район хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Солтангулов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә Чупованың катнашуы янә бер кат раслады. Алар кон­курсның төрле номи­нация­ләрендә җиңүчеләрне тәбрик­ләп, истәлекле бүләкләр тапшырды, аларга ихлас теләклә­рен җиткерде.
Әлшәйдәге һөнәри осталык бәйгесе дистәгә якын педагогик юнәлешне иңләде. Атап әйткәндә, мәктәпкәчә белем бирү номинациясендә рай­онның 4 балалар бакчасы вәкилләре чыгыш ясады, алар арасында район үзәгенең 4нче санлы балалар бакчасы тәр­биячеләре Альбина Валиәх­мәтова һәм Ризида Йомагу­җина дипломнар белән бүләк­ләнде. “Мәктәпкәчә белем бирү ел педагогы” исеменә 6нчы санлы балалар бакчасыннан Айгөл Сафина лаек булды.
Милли телләрдә белем бирүдә районда бай тәҗрибә тупланган, бу, әлбәттә, һөнәри осталыкны арттыру чараларында да ачык чагылыш таба, әлеге юнәлештә педагоглар бәйгесе шулай ук нәтиҗәле кулланыла. Атап әйткәндә, быелгы конкурста “Башкорт телен өйрәнү буенча мәктәпкәчә белем бирү ел педагогы” һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” номинацияләре булдырылды. Югары исемнәр 1нче балалар бакчасы тәр­биячесе Әминә Ризвановага һәм 4нче мәктәп укытучысы Әлфинур Баймөхәммәтовага бирелде.
Төбәкнең мәгариф өлкәсе яшь белгечләр исәбенә тулылануын дәвам итә. Юлия Ганиева Трунтаиш мәктәбендә хезмәт юлын узган елда башлаган иде. Тәҗрибә белән бергә яшь белгечкә танылу да килә – һөнәри осталык бәйге­сендә ул “Елның яшь укытучысы-2023” номина­циясендә билгеләнде.
Педагоглар осталык бәйге­сенең иң абруйлы дәрәҗәсе булып “Ел укытучысы-2023” номинациясе торды. Бу мактаулы исем өчен быел 5 педагог көрәште. Җиңүче булып хаклы рәвештә Раевка гим­назия­сенең тарих һәм җәм­гыять белеме укытучысы Илвир Хә­кимов танылды. Чагыштырмача яшь белгечнең хез­мәт биографиясе зурдан түгел – М. Акмулла исемен­дәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмам­лагач, һөнәре буенча Уфада эшләп ала, аннары тормыш юлын туган ягы белән бәйләргә була. Гимна­зиядә ике ел эшләсә дә, максатчан укытучының коллективта абруй яулап, үз кешегә әверелүе аңа ышанычны арттыруын да билгеләп үтик.
Педагоглар бәйгесендә конкурсантлар сыйфатында тулысы белән фәкать хатын-кызлар гына чыгыш ясавы да күзгә ташланды. Ә бит район мәгарифендә хезмәт салучы белгечләр арасында ир-атлар да күп кенә. Һәрхәлдә, Ел укытучысы дәрәҗәсенә ирешкән яшь, перспективалы кадрлар арасында Илвир Винер улы кебек осталар булуы киләчәктә бу мәсьәләнең дә уңышлы хәл ителүенә өмет уята.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Автор фотосы.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас