Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1 февральдә Башкортстанда БДИ тапшыру өчен гаризалар кабул итү тәмамланды.
Гаризалар саны буенча агымдагы елда дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашучылар саны 16 200 кеше тәшкил итәчәк, аларның 15 020се — агымдагы елда, 1017се — узган елларны мәктәпне тәмамлаучылар, 132се — колледж студентлары, 10сы — унынчы сыйныф укучысы, 20се — узган елларда Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып бетермәгән кешеләр һәм 1се чит ил гражданы.
"Башкортстанда БДИ төрендә үткәрелә торган дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм уздыруның нәтиҗәле системасы булдырылды. Имтихан нәтиҗәләре закончалыклы, БДИның үтәкүренмәле һәм объектив булуын раслый”, — дип хәбәр итә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Төбәк Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә 11нче сыйныф укучылары урта гомуми белем турында аттестат алу өчен урыс телен һәм математиканы тапшырырга тиеш, дип белдерә. Математика буенча укучылар база яки профильле дәрәҗәсен сайлый ала.
Гаризаларны эшкәртү шуны күрсәтә: быел сайлау буенча иң популяр фән — җәмгыять белеме (35,3 процент). Шулай ук күп сайланганнар арасында информатика һәм ИКТ (23,9 процент), биология (17,3 процент), физика (17,1 процент), химия (14,7 процент) һәм тарих (11,5 процент) фәннәре бар.
Билгеле булуынча, Башкортстанда Мәгълүмат эшкәртү төбәк үзәге тарафыннан эшләнгән БДИ нәтиҗәләре белән танышу өчен мәгълүмати сервис эшли. Сервис кулланучылары үз имтихан эшләренең үрнәген БДИ тапшырган елда гына түгел, ә киләсе 4 ел дәвамында да күрә ала. Моннан тыш, дәүләт йомгаклау аттестациясе сервисы БДИ нәтиҗәләре белән килешмәү турында шәхси кабинет аша электрон рәвештә апелляция бирү мөмкинлеген тәэмин итте. Апелляцияне карау һәм республика конфликт комиссиясе әгъзаларының эше БДИда катнашучылар белән дистанцион элемтәдә үткәрелә.
Өченче ел рәттән республика Башлыгы Указы нигезендә, БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләүче мәктәп укытучылары 50 мең сум күләмендә премия алып килә. Узган елда бу премияне 65 укытучы алды. Шулай ук узган елда имтихан нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнашучы республика югары уку йортларына кергән укучыларга 150 мең сум күләмендә премия түләү дәвам итте. Былтыр алар арасында 25 чыгарылыш сыйныф укучысы булды.
Фото: voshod.bashkortostan102.ru