+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
9 февраль 2023, 12:05

Русиянең иң яхшы татар теле укытучысы Михайловка мәктәбендә укыта

Уфа районы укытучысы мәртәбәле җиңүләр яулый.

Русиянең иң яхшы татар теле укытучысы Михайловка мәктәбендә укытаРусиянең иң яхшы татар теле укытучысы Михайловка мәктәбендә укыта
Русиянең иң яхшы татар теле укытучысы Михайловка мәктәбендә укыта

Былтыр Казанда узган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрусия конкурсында безнең республиканың данын Уфа районының А. М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбе укытучысы Динара Харисова яклады. Динара Радик кызы “Башкортстанның ел укытучысы-2021” республика конкурсында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исемен яулаган иде.

 “Ел укытучысы” конкурсында катнашучы һәр педагог укыткан мәктәбенә зур белем багажы белән кайта. Аны бәйге генә дип әйтмәс идем, укытучылар өчен уй-фикерләрне системалаштыру, аралашу, дуслашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы ул. Бу конкурс шунысы белән дә отышлы — ул һөнәри яктан үсәргә ярдәм итә”, — дигән иде ул чакта республикабызда елның иң яхшы татар теле укытучысы.

Республикада җиңү яулаган мөгаллимә “Кызыл таң” кунагы булды, үзенең эш тәҗрибәсе, уй-хисләре белән бүлеште. “Эш башлаганмын икән, димәк, нәтиҗәсе булырга тиеш. Бәйгедә катнашып, укытучы һөнәрен дөрес сайлаганыма тагын бер кабат инандым”, —дигән иде ул вакытта талантлы педагог. Казанга да нәкъ менә шундый уй-максатлар белән юлланган укытучыбыз республикага янә җиңү китерде. Әйтергә кирәк, Башкортстан укытучылары мәртәбәле бәйгеләрдә ел саен, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, алдынгы урыннар яулап кайта.

Былтыр бәйгенең финал этабына Русиядән һәм Татарстаннан унбер укытучы узган иде. Русия төбәкләреннән беренче урынга Башкортстаннан Динара Харисова лаек булса, Татарстаннан Казанның 116нчы лицее укытучысы Зилә Габдинова чыккан. Әйтергә кирәк, Зилә Әфтах кызы да Башкортстаннан, ул Бакалы районында туып-үскән. Хезмәт юлын Уфада укытучы булып башлаган мөгаллимәнең бүген Казанда зур җиңүләр яулавы бик сөенечле.

Икенче-өченче урыннарны Төмән өлкәсе, Чувашия Республикасы, Казан шәһәре педагоглары бүлешкән.

  • Мин бу бәйгегә җитди әзерләнеп бардым. Башкортстаныбызга мәртәбәле бәйгедән җиңү китерүем белән горурланам. Зур ышаныч белән мине конкурска җибәргәннәре өчен рәхмәтлемен, — дип зур шатлыгы белән бүлеште ул чакта Динара Радик кызы.

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетының татар-урыс бүлеген тәмамлаган кичәге студентның зур уңышлары өчен остазлары да шатлана.

—  Педагогия университетының — 55 һәм кафедраның 30 еллыгына Русия күләмендә бу җиңүе белән Динара Харисова үзенчәлекле бүләк ясады. Укытучыларыбызның югары нәтиҗәләр күрсәтүе безнең өчен горурлык, —ди  университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрусия бәйгесе 2016 елдан бирле үткәрелә. Бәйгедә Татарстан һәм Русия төбәкләреннән алдынгы татар теле укытучылары катнаша. Конкурсны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас