21 февральдә, Халыкара туган телләр көнендә, Милли әдәбият музее Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә танылган шагыйрьләр — Мостай Кәрим, Габдулла Тукай, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Чыңгыз Айтматовның иҗади эшчәнлегенә багышланган әдәби очрашу үткәрәчәк. Очрашу “Торатау” конгресс-холлында 15.00 сәгатьтә башлана.
Очрашу программасында Башкортстанның халык шагыйрьләре Рәшит Шәкүр, Кадим Аралбай, тел белгече, галимә Фирдәвес Хисаметдинова, милли-мәдәни үзәкләр җитәкчеләре, җәмәгать эшлекләренең язучыларның дуслыгы һәм уртак иҗади эшчәнлеге турында чыгышлары, Русия Федерациясенең дәүләт телләренә әсәрләрен тәрҗемә итү, якшәмбе мәктәпләре укучыларының туган телдә чыгышлары каралган.
Милли әдәбият музее матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, “Әдәбиятта туган телнең бөеклеге” чарасын “Әдәби гөлләмә” — “Әҙәби гөлләмә” фестивале ача, ул Башкортстан Республикасы халыкларының дәүләт һәм туган телләрен саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру өчен шартлар тудыру буенча ел дәвамында дәүләт сәясәте кысаларында үткәрелә.
Фестиваль программасына тел, әдәби бәйрәмнәр белән бәйле календарь даталар, шулай ук шигърият, язу, уку белән бәйле мөһим әдәби истәлекле даталарны үз эченә алган чаралар кертелгән. Фестиваль кысаларында төбәкара һәм республика дәрәҗәсендәге конкурслар уздыру планлаштырыла.
“Әҙәби гөлләмә” фестивален ябу 14 декабрьдә Башкорт теле көнендә узачак.