+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 февраль 2023, 11:15

Эфирда — "Классный журнал!" программасы

Яңа проект "Педагог һәм остаз елы"на багышлана.

Эфирда — "Классный журнал!" программасыЭфирда — "Классный журнал!" программасы
Эфирда — "Классный журнал!" программасы
"Бүген "Башкортстан 24" телеканалында "Классный журнал!" программасының яңа сериясе эфирга чыгачак! Бу — “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең Русиядә игълан ителгән "Педагог һәм остаз елы"на багышланган яңа проекты.

Программалар циклы укытучыларга, тәрбиячеләргә, югары һәм урта махсус уку йортлары педагогларына, шулай ук төбәкнең педагогик династияләренә багышлана. Һәр чыгарылыш үзәгендә һөнәрнең аерым вәкиле булачак. Без педагогларны иң көтелмәгән яктан күрсәтәбез, аларның хыялларын тормышка ашырабыз һәм һөнәри осталык серләрен ачабыз.

Проект агымдагы ел дәвамында чыгып киләчәк. 48 оригиналь программа планлаштырылды. Һәр пәнҗешәмбедә безне 19.30 сәгатьтә "Россия-24" телеканалында һәм һәр җомга 12.25 сәгатьтә "Башкортостан 24" каналында карагыз”, — дип белдерде “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Азамат Салихов.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас