+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 февраль 2023, 09:35

Балаларны тукландыру сыйфатлы һәм яхшы булырга тиеш

Хөкүмәттә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә оператив киңәшмә узды.

Балаларны тукландыру сыйфатлы һәм яхшы булырга тиешБалаларны тукландыру сыйфатлы һәм яхшы булырга тиеш
Балаларны тукландыру сыйфатлы һәм яхшы булырга тиеш
Министрлар кабинеты башлыгы төбәкнең муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре һәм ведомство җитәкчеләре белән мәктәп туклануын оештыру һәм аның сыйфаты турында фикер алышты.

— Балаларны тукландыру сыйфатлы һәм яхшы булырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә туклану сыйфатын мониторинглау мәсьәләсе аерым контрольдә тора, — дип ассызыклады Андрей Назаров.

Министрлар кабинеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ата-аналар тарафыннан шикаятьләр бер ел эчендә 21дән 7гә кадәр кимегән. Бу — социаль туклану өлкәсендә мөһим эш күрсәткече. Гыйнварда Социаль туклану идарәсе хезмәткәрләре социаль өлкә учреждениеләренә (мәктәпләр, балалар бакчалары) 68 тапкыр чыккан.

Сәүдә һем хезмәтләр министры Алексей Гусев сүзләренә караганда, “Социаль туклану идарәсе” учреждениесе даими рәвештә туклануны оештыру дәрәҗәсен учреждениеләргә чыгып билгели. Агымдагы елның гыйнварында мондый учреждениеләргә 54 тапкыр план-график нигезендә һәм 14 тапкыр планнан тыш тикшерү уздырылган.
Шул ук вакытта республикада “Сынау үзәге” дәүләт казна учреждениесенең аккредитацияләнгән лабораториясенә азык-төлек чималы үрнәкләрен һәм әзер ашларны лаборатория тикшерүенә җибәрү буенча эш дәвам итә. Гыйнварда учреждение азык-төлек продукциясенең 242 үрнәген һәм әзер ризыкларны тикшергән.

Премьер-министр Андрей Назаров Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгына гомуми белем бирү оешмаларында туклануны оештыру дәрәҗәсен бәяләү максатында күчмә чаралар нәтиҗәләре буенча мәгълүмат җибәрүне дәвам итүне йөкләде.

 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас