Башкортстан Хөкүмәте йортында Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендәге киңәшмәдә муниципаль берәмлекләргә спорт субсидиясе бирүдә “Башкортстан Республикасында мәгарифне үстерү” дәүләт программасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
— Авыл җирендә урнашкан мәктәпләрдә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру — Хөкүмәт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бу программада республика 2014 елдан бирле катнаша. Үткән вакыт эчендә федераль бюджеттан 319 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән. Республика бюджетыннан 68 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Мондый чараларны гамәлгә ашыруга, кагыйдә буларак, муниципалитетлар да акча бүлеп бирә, — дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин профильле дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында сөйләде. Аның сүзләренчә, министрлык 8 ел дәвамында авыл мәктәпләрендә “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру чараларын тормышка ашыра. Әлеге программа ярдәмендә 2014 елдан 2022 елга кадәр 503 спорт залы ремонтланган, 38 мәктәптә аудиторияләр спорт залына үзгәртелгән, 503 яссы корылма җиһазландырылган, 244 спорт клубы булдырылган.
Быел мәктәпләрдә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен матди-техник база яңартылачак. Бу максатларга федераль бюджеттан 25 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. 43 мәктәп спорт залын ремонтлау һәм 5 яссы корылманы спорт инвентарьлары һәм җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырыла.
"Башкортстан Республикасында белем бирүне үстерү" дәүләт программасына үзгәрешлер кертү турындагы карар проектын тормышка ашыру республиканың мәгариф оешмаларында дәрестән тыш физкультура һәм спорт белән мавыгучы укучылар санын арттырырга момкин булачак.
Мәсьәләне карауны тәмамлап, Андрей Назаров мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин тәкъдимен хупларга һәм тәкъдим ителгән редакциядә карар кабул итәргә тәкъдим итте.
Фото: pravitelstvorb.ru