

Ул — 39нчы гимназиянең математика укытучысы Артем Баянов. Бу хакта социаль челтәрләрдәге рәсми битендә Уфаның мәгариф идарәсе җитәкчесе Азат Батыршин хәбәр итте.
“Башкортстан башкаласының башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2023” бәйгесендә 114нче мәгариф үзәгенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Язгөл Сирбаева иң яхшысы дип танылды.
Артем Баянов һәм Язгөл Сирбаева Уфаны “Ел укытучысы” конкурсының республика этабында һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара бәйгесендә тәкъдим итәчәкләр.
147нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Анастасия Самсонова “Башкортстан башкаласының ел укытучысы”конкурсының "Педагогик дебют" номинациясендә җиңде.
Барлык сынауларны да лаеклы узып, 93нче физика-математика лицееның немец теле укытучысы Алена Кнауб “Башкортстан башкаласының ел укытучысы” конкурсында җиңүче булды.
“Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” номинациясендә 45нче мәктәпнең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Эмиль Сәгыйтов җиңү яулады.
Бәйгенең “Педагогик өмет” номинациясендә 9нчы мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ильяс Сагынбек җиңде.
Фото:администрация Уфы