+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 февраль 2023, 17:26

Радий Хәбиров капиталь ремонт ясалган мәктәптә булды

15 февраль көнне Күгәрчен районы Йомагуҗа авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

Радий Хәбиров капиталь ремонт ясалган мәктәптә булдыРадий Хәбиров капиталь ремонт ясалган мәктәптә булды
Радий Хәбиров капиталь ремонт ясалган мәктәптә булды

Өч катлы мәктәп бинасы 1990 елның февралендә төзелә. Ә узган ел мәктәпкә федераль программа кысаларында капиталь ремонт ясала. Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин капремонт бәясенең 90 миллион сум тәшкил итүен белдерде. Тагын 16 миллион сум – мәктәп территориясен һәм спорт мәйданчыгын төзекләндерүгә, ә 6 миллион сум - уку һәм ашханә җиһазлары сатып алуга тотылган.

Радий Хәбиров башлангыч сыйныфлар, химия һәм информатика кабинетларын, спорт һәм актлар залларын карап чыкты. Чыгарылыш сыйныф укучылары белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе, мәктәпне тәмамлаганнан соң, аларның планнары белән кызыксынды. Укучылар Башкортстан колледжларын һәм югары уку йортларын сайлаулары турында сөйләде.

Республика җитәкчесе шулай ук мәктәп ашханәсендә булды һәм пешекчеләр белән аралашты. Радий Хәбиров Башкортстанда җитештерелгән ит, сөт һәм башка продуктларны мәктәп туклануында куллануның мөһимлеген билгеләп үтте.

Бу уку елында мәктәптә Йомагуҗадан һәм тагын дүрт торак пункттан 300 укучы шөгыльләнә. 2022 елның декабрендә мәктәп яңа "ГАЗель NEXT" автобусын алды. Радий Хәбиров машина йөртүчеләрнең берсе белән дә аралашты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас