Агымдагы елда республика районнарында һәм шәһәрләрендә Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге 85 сыйныф ачылды һәм эшләп килә.
"Шәйморатов сыйныфлары”нда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең батырлыгы мисалында ил тарихына хөрмәт, патриотлык, Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләүгә, рухи-әхлакый кыйммәтләр, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга, актив гражданлык позициясе булдыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән системалы эш алып барыла.
Беренче “Шәйморатов сыйныфлары” ачылганнан бирле Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов Кубогына кышкы һәм җәйге Шәйморатов уеннары үткәрә. Быел Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Кышкы Шәйморатов уеннары" 11 һәм 18 февральдә уза.
Уеннар ике этапта үткәрелә:
1нче этап (сайлап алу) – "Шәйморатов сыйныфлары" командирлары конкурсы 11 февральдә 2нче "СМАРТ" күппрофильле Республика полилингваль гимназиясе базасында узды. Анда Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте буенча интеллектуаль олимпиада һәм "шәйморатов сыйныфлары" командирларының MR-512 винтовкасыннан төз ату буенча ярышлары узды. Хәрби кураторлар өчен "түгәрәк өстәл" үткәрелде.
“Кышкы Шәйморатов уеннары”ның беренче этабы нәтиҗәләре буенча йомгаклау этабына “Шәйморатов сыйныфлары”ның 20 командасы кертелде.
18 февральдә хәрби-спорт уеннары Күмертау шәһәренең 10нчы мәктәбе базасында үтәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә әлеге мәктәпнең “Шәйморатов сыйныфлары” укучылары 2022 елгы “Җәйге Шәйморатов уеннары”нда җиңү яулады.
Быел да ярышлар программасы шактый бай булачак. Җиңүчеләр командасына тантаналы рәвештә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге күчмә кубок тапшырылачак. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылачак.