+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 февраль 2023, 07:30

Укучыларыбызга уңышлар телибез!

Бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада башланды.

Укучыларыбызга уңышлар телибез!Укучыларыбызга уңышлар телибез!
Укучыларыбызга уңышлар телибез!

Бүген Казанда 8-11нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада башланды. Әлеге бәйгедә Русия төбәкләреннән туган тел серләрен яхшы белүче иң көчле укучылар көч сынаша.

Бәйгечеләр арасында Башкортстаннан 26 укучы да булуы аеруча сөенечле. Алар — татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары. Укучылар белән бергә Казанга аларны бу җитди сынауга әзерләүче остазлары — 19 татар теле һәм әдәбияты укытучысы да юлланды.


Төбәкара олимпиадада катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән. Кичә алар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе белгечләре белән очрашкан. Ә бүген укучылар татар теленнән төбәкара олимпиадада һәм “Педагог һәм остаз елы”на багышланган иҗади бәйгедә катнашачак.


Безнең укучыларыбыз бу бәйгедә дә сынатмас, алар үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер кабат исбатлап кайтыр, дип ышанабыз. Төбәкара олимпиадада җиңүче һәм призер исемен яулаучылар татар теле һәм әдәбияты буенча апрельдә үтәчәк Халыкара олимпиадада катнашачак.


Кызларга һәм егетләргә җитди сынауда уңышлар телибез!

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас