+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 февраль 2023, 17:40

Студентлар заманча шартларда белем ала

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа машина төзелеше колледжында булды. Төбәк җитәкчесе уку йорты базасында төзелгән мәгариф-җитештерү үзәге эше белән танышты.

Студентлар заманча шартларда белем алаСтудентлар заманча шартларда белем ала
Студентлар заманча шартларда белем ала

Оешманың тарихы 1941 елда металл эшкәртү һөнәрләре буенча фабрика-завод училищесын төзүдән башлана. Аңа колледж статусы 2015 елда бирелде. Хәзер биредә барлыгы 1 492 кеше белем ала. Радий Хәбиров яңа остаханәләрне карады, студентлар белән әңгәмәләште.

Төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, моторлар төзү предприятиеләренең яңа кадрларга еллык ихтыяҗы 600-700 кеше тәшкил итә. Быел уку йортына 570 студент керде. Якындагы 2 елда биредә бюджет урыннары саны тагын 250гә артачак.

«ОДК-УМПО» предприятиесе идарәче директоры урынбасары Николай Лютов билгеләп үткәнчә, колледжны тәмамлаучылар, эшкә урнашканнан һәм разрядлар расланганнан соң, производствода югары хезмәт хакы ала. Мәсәлән, 4нче разрядлы металл эшкәртү слесарьларыныкы ул 80 мең сумга якын тәшкил итә.

Радий Хәбиров шулай ук уку йортының конференц, спорт һәм актлар залларын карады, тулай торакта да булды.

- Уку йортының ничек үзгәрүен күрәбез. Белем бирү процессы яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Соңгы елларда уку йортларның матди-техник базасын яхшыртуга җитди игътибар бирә башладык. Узган елда гына да без бөтен республика буенча 11 колледжга капиталь ремонт ясадык, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас